Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы статистика хезмәте һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте

Ул төгәл мәгълүмат базасын формалаштыра, аның нигезендә барлык мөһим идарә карарлары кабул ителә

Роза Давыдова һәм Рифхат Газизуллин районның статистика бүлегендә эшлиләр. / Автор фотосы

Июнь аенда безнең илдә Статистика хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә — бу әлеге төгәл фән белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Районыбызның статистика хезмәте барлык оешмалардан һәм предприятиеләрдән мәгълүмат җыю һәм анализлау белән шөгыльләнә. Ул төгәл мәгълүмат базасын формалаштыра, аның нигезендә барлык мөһим идарә карарлары кабул ителә.

Рифхат Газизуллин бу хезмәттә 20 елдан артык эшли.

– Без социаль, икътисади, демографик һәм башка социаль процесслар турында рәсми статистика мәгълүматлары формалаштырабыз. Хәзерге вакытта бу мөһим дәүләт структурасы. Бүгенге көндә статистика органнарының төп принциплары – процессларны цифрлаштыру, ачыклык, дөреслек, конфиденциальлек һәм мәгълүматның объективлыгы, – дип билгеләп үтте бүлек башлыгы Рифхат Габидулла улы.

Бу эштә аңа белгеч Роза Давыдова ярдәм итә. Ул район статистика бүлегендә бишенче ел эшли.


Бераз статистика

Районда халык саны елдан-ел арта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса