Питрәч районы суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Бу вазыйфаны башкару өчен нинди булырга кирәк?
Павел Чемодуров һәм Никита Глухов судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча кече суд приставлары булып эшлиләр. Икесе дә – Питрәч авылында туганнар, икенче мәктәпне тәмамлаучылар. Бүген аларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
ПОГОН ТАГЫП ЙӨРҮ ҮЗ ӨСТЕҢӘ ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК АЛУ ДИГӘН СҮЗ
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Павел Чемодуровның туган абыйсы да, бабасы да гомер буе спорт белән шөгыльләнгәннәр, ул да алардан калышмаган. Яшь чагында милли көрәш белән мавыга, ярышларда катнаша. Мәктәптән соң ул студент булудан бигрәк солдат булырга – Ватан алдындагы бурычын үтәргә тели. Социаль-гуманитар техникумда менеджерлыкка укый, аннары институтка юридик факультетка укырга керә. Армиягә бару өчен академик отпуск ала, Ленинград өлкәсенең коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.
Ул читтән торып укый, 2023 елның августында аны суд приставлары бүлегенә чакыралар. Судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүне оештыру идарәсенең кече хезмәткәрләр суд утырышлары залында һәм тулаем суд бинасында куркынычсызлыкны тәэмин итә. Шулай ук бурычлыларга суд приставлары-башкаручылар белән баралар, чөнки кешеләр чакырылмаган кунакларга агрессив җавап бирә алалар. Павел Казанда суд приставына пычак белән ташланган бер очракны мисал итеп китерде. Бәхеткә, аның тәҗрибәсендә андый очраклар булмаган.
– Әгәр тәртип бозсалар да, бу наркотик матдәләр куллануда яки таратуда гаепләнүчеләр яки чит ил гражданнары, аларга илдән куып чыгару турында карар чыгаралар, – дип сөйли Павел Петрович.
Соңгыларын алар махсус урынга урнаштыралар, ә аннары аэропортка кадәр озата баралар.
Сабыр булу һәм үзеңне тыныч тоту – Павел Чемодуров билгеләп үткәнчә, ул үзенең җаваплы вазифасында әлеге сыйфатларга ия булырга тиеш. Бер генә кеше дә бурычлы булуына шат түгел. Шуңа күрә: “Гафу итегез, бүген бездә кабул итү көне түгел”, – дигән сүзләр дә аның ачуын чыгарырга мөмкин.
Югары белем турында диплом алганнан соң Павел Чемодуров карьера баскычыннан күтәрелергә планлаштыра, ләкин кайсы хезмәттә һәм кем сыйфатында, әлегә хәл итмәгән. Әгәр узган ел ул погонлы кием кигән булса, быел – балдак кигән. Хатыны Анна белән алар шәһәр көнендә Казанда “Чаша” янында өйләнешәләр. Ул вакытта бөтен республикадан берьюлы 45 пар язылышкан. Чемодуровларга Питрәч районы данын яклау насыйп булган.
МИЛЕКНЕ АРЕСТКА АЛУ ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘР БУРЫЧЛЫНЫ ЧЫГЫРЫННАН ЧЫГАРЫРГА МӨМКИН
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Никита Глухов балачактан хокук саклау органнарында хезмәт итәргә хыялланган, бу гаҗәп түгел, чөнки әтисе Петр Васильевич 22 ел прокуратурада эшләгән, бабасы да милиционер булган, ә туган абыйсы УФСИНда хезмәт иткән. Якыннары Никитаның теләген хуплый, һәм ул Мәскәү югары уку йортының Казан филиалында юриспруденцияне үзләштерә. 2019 елда, армиядә хезмәт итеп, суд приставлары бүлегенә урнаша.
– Әлбәттә, конфликтлы кешеләр була, әмма килеп туган хәлне җайга салырга, кешене тынычландырырга тырышабыз. Әмма, хәзер сезнең мөлкәтегез арестка алыначак, дип игълан иткәч, үз-үзеңне кулда тоту авыр икәнен мин яхшы аңлыйм. Еш кына бу кредитлар, микрозаймнар түләмәү аркасында килеп чыга, – дип сөйли Никита Петрович. – Әмма хәл итеп булмастай нәрсә юк, барысына да аек акыл белән карарга, кызып китеп ашыгыч гамәлләр кылмаска кирәк, – дип билгеләп үтә ул.
Хезмәт бурычы буенча эш итәргә туры килгән кешеләр белән аралашканда, ул һәрвакыт суд приставының бурычы кешеләрнең тормышын бозмыйча, киресенчә, аны кичекмәстән җайга салырга ярдәм итү икәнлеген аңларга тырыша. Бурычларны мөмкин кадәр тизрәк түләү яхшырак, һәм шул рәвешле проблемалар кимрәк булачак, аны вакыт узу белән чишү күпкә катлаулырак булачак, – ди ул.
Никита Глуховның яраткан шөгыле – балык тоту, ул аңа эштән ял итәргә ярдәм итә. Мишә ярларында да, районнан читтә дә балык тота. Аның тоткан иң зур балыгы – 4 килограмм 200 грамм авырлыктагы судак. Аның хоббиена гаиләсе дә аңлап карый. Хатыны Ирина һәм ике яшьлек улы Арсений белән алар табигатьтә бергәләп ял итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа