Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районы тикшерү бүлеге башлыгы – һөнәренең күпкырлылыгы турында

Ул үлем, явызлык һәм агрессия белән очраша.

6 апрельдә билгеләп үтелә торган тикшерү органнары хезмәткәрләре көне алдыннан газета хәбәрчесе Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге башлыгы Радик Шәрипов белән очрашты. Ул бу катлаулы һөнәрнең үзенчәлекләре, истә калган эшләр һәм статистика турында сөйләде.

– Радик Рәисович, районыбызның тикшерү бүлегендә ничә кеше эшли?

– Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча тикшерү бүлеге штатында, миннән тыш, тагын алты хезмәткәр эшли: өлкән тикшерүчеләр Әнвәр Гайфуллин, Илнур Җамалиев, Марина Лебедева һәм тикшерүчеләр Айназ Минһаҗева, Руслан Мөхәммәтҗанов һәм Снежана Чиндина. Бу яшь, энергияле, юридик белемле, шәхси вакытлары белән исәпләшми торган белгечләр. Аларны бурыч хисе, гаделлеккә омтылу, законлылыкны катгый саклап тикшерү чараларын үткәрүдә зирәклек һәм мобильлек аерып тора. Безнең эшебез билгеле бер эчке сыйфатларны таләп итә: сабырлык, үз-үзеңне контрольдә тота белү, игътибарлылык. Кул астындагыларның һәрберсе турында, һичшиксез, үз эшләренең чын осталары дип әйтә алам.

– Сезнеңчә, тикшерүдә эшнең уникальлеге һәм үзенчәлеге нәрсәдә?

– Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һава торышы нинди булуга карамастан, тикшерүче җинаять кылган урынга бара. Ул үлем, явызлык һәм агрессия белән очраша. Киеренке график, криминаль дөнья белән көндәлек элемтә һәм кәгазь эше – полиция тикшерүчеләренең көндәлек тормышы шундый. Тикшерүче һәрвакытта да өенә вакытында кайтып китә алмый. Аның нормалаштырылмаган эш көне, өстәвенә, һәр тикшерүче график буенча тәүлеклек кизү торуга чыга.

Безгә бик зур җаваплылык йөкләнә. Тикшерү эше – ул җинаять эше буенча дәлилләр җыю һәм тикшерү: вакыйга урынын карау, күпсанлы кешеләрдән сорашып белешү, тикшерү экспериментлары, күзгә-күз очрашулар һәм башкалар. Тикшерүченең эшендә бер генә түгел, ә берничә җинаять эше, тикшерү материаллары бар, алар катлаулылыгы буенча бөтенләй төрле булырга мөмкин. Ул көненә берничә кешедән сорау ала, көн саен күпсанлы документлар бастыра, нинди экспертизалар үткәрергә икәнен хәл итә.

– Сез җинаятьләрнең нинди төрләрен тикшерәсез һәм алар ничәү?

– 2024 елда тикшерү бүлеге тарафыннан төрле категориядәге һәм катлаулылыктагы 78 җинаять эше тикшерелде һәм судка җибәрелде, 2025 елның беренче кварталында – 21. Бу урлаулар, мошенниклык, наркотик матдәләр сату фактлары, авыр тән җәрәхәтләре китерү, зыян күрүчеләр яки һәлак булучылар белән юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка бик күп эшләр.

Соңгы елларда мәгълүматителекоммуникацион технологияләр һәм интернет челтәренә бәйле җинаятьләр буенча җинаять эшләренең үсү тенденциясе бар. Форсаттан файдаланып, район халкын уяу булырга өндисем килә. Мошенниклар психологияне яхшы беләләр. Алар башкаларның күрсәтмәләрен үтәргә риза булган кешеләрнең ышанучанлыгына өметләнә. Мин таныш булмаган номердан банк эшчәнлеге белән бәйле теләсә нинди хәлләр буенча шалтыратканда барысына да шунда ук әңгәмәне өзәргә һәм объектив хәлне билгеләү өчен үз банкыңның кайнар линиясе буенча шалтыратырга киңәш итәм. Шуны истә тоту мөһим, беркайчан да беркемгә дә үзеңнең банк картасының шәхси мәгълүматларын хәбәр итәргә ярамый. Өлкән яшьтәге туганнарыгызны, күршеләрегезне, танышларыгызны телефон мошенниклары турында кисәтергә кирәк. Аларны беркайчан да ят кешеләр белән сөйләшмәскә, бигрәк тә аларны өйгә кертмәскә, шикле шалтыратулар килсә, сүзне өзеп, сезнең белән элемтәгә керергә күндерегез.

Мошенниклар акча эшләп кенә калмыйча, сезне үзләренең җинаятьтәше дә итә алалар. Кызганыч, андый очраклар бар. Районда яшәүче хатын-кыз интернетта эшләү турындагы белдерүгә җавап биреп, шунда ук җинаятьчел схемага тартыла. Мошенниклар аны янәсе юлтранспорт һәлакәтенә эләккән якыннарына ярдәм итәргә теләгән алданган пенсионерлардан акча алырга кирәк дип ышандыра. Хатын-кыз, алдауда катнашуын аңлап, ике тапкыр курьер ролен үтәгән: зыян күрүчедән 300 мең сум акча алган һәм акчаны банкомат аша мошенникларның счетларына күчергән, акчаның бер өлешен үзенә бүләк итеп калдырган.

– Тикшерүченең эше эмоциональ яктан авырмы?

– Бик авыр. Әгәр дә кеше психологик яктан зәгыйфь һәм артык сизгер икән, аңа бездә эшләргә кыен булачак. Монда нервалар нык булу кирәк. Безнең һөнәрдәге иң авыр моментларның берсе – юл-транспорт һәлакәте урынына һәлак булучылар, бигрәк тә балалар һәлак булган урыннарга чыгу. 2023 елда М7-"Волга" трассасында әти-әнисенең күз алдында аларның баласы һәлак була: гаилә машинадан чыгып, читкәрәк киткәч, аларның балигъ булмаган кызы калган автомобильгә йөк машинасы бәрелә. Ата-ана кайгыдан сүзсез калып, баланың гәүдәсе янында басып торалар. Мондый хәлләрдә тикшерүчегә туганнары белән уртак тел таба белергә, аларга ничек тә булса психологик ярдәм күрсәтергә кирәк.

Быел без Питрәчтә “Дуслык” паркы янында велосипедчыга бәрдергән хатын-кызга карата җинаять эшен судка җибәрдек. Бала тротуар буйлап хәрәкәт иткән, ә аннары машина юлына чыккан, һәм машина аны бәрдергән. Автомобиль бала өстеннән чыга һәм берничә метр өстерәп алып бара. Суд машина йөртүчене гаепле дип таныды һәм шартлы рәвештә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Ләкин бала корбан булмаган, ә гаепле булган эшләрне дә тикшерергә туры килә. Узган ел Питрәч икенче мәктәбе укучысы үзенең дусты исеменнән башкарма комитетның электрон почтасына миналау турында ялган хәбәр җибәргән. Балигъ булмаган балага карата эш материаллары судка тапшырылды.

– Үзегезнең һөнәри юлыгыз турында сөйләгез әле?

– Мин Питрәчтә туып-үстем. Беренче мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына программистлыкка укырга кердем, чөнки миңа физика һәм математика фәннәре җиңел бирелә иде. Ләкин моның минеке түгеллеген бик тиз аңладым. Әмма укуны ташламадым, параллель рәвештә икенче югары, юридик белем алырга карар кылдым. Мөгаен, полиция романтикасы һәм һөнәрнең абруе роль уйнагандыр.

Беренче эш тәҗрибәсен 2012 елда суд рәисе ярдәмчесе сыйфатында алдым. 2016 елда тикшерүче, аннары өлкән тикшерүче булдым. 2024 елда мине бүлек җитәкчесе итеп билгеләделәр. Хәзер үз эшләрем өчен генә түгел, бөтен бүлекчә эшләре өчен дә җавап бирәм. Бу зур җаваплылык, шуңа күрә барлык детальләр белән игътибар белән танышу өчен еш кына эштә тоткарланырга туры килә.

Хатыным минем эшемә аңлап карый, ул да юрист, суд приставлары хезмәтенең өлкән белгече булып эшли. Без ике бала тәрбиялибез: ул һәм кыз. Улым Әмирханга алты ай. Амиләгә җиде яшь, ул бию, фигуралы шуу һәм йөзү белән шөгыльләнә. Минем хобби – һәвәскәр хоккей. Атна саен боз сараена барырга тырышам, анда ял итәм һәм бөтен мәшәкатьләремне онытам.

– Сез коллегаларыгызга һөнәри бәйрәмдә нәрсә теләр идегез?

– Тикшерү көне алдыннан башлангыч тикшерү органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә, аларга ныклы сәламәтлек, яңа һөнәри җиңүләр һәм уңышлар, һәм, әлбәттә инде, туганнарына һәм якыннарына ярдәм һәм түземлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса