Питрәч районында бераз җылыта, явым-төшем көтелми
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Фото: «Питрәч-информ»
Бүген Питрәч районында температура фонының бераз күтәрелүе көтелә.
Алмашынучан болытлы һава сакланачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми.
Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.
Салкын төннән соң районда һава +16..+21 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia