Питрәч районында эшмәкәрләр арасында социологик сораштыру узды
Чара “эшлекле” коррупция дәрәҗәсен бәяләү өчен үткәрелде
Хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре үзара хезмәттәшлек иткәндә барлыкка килә торган коррупцион күренешләр турындагы сорауларга тугыз эшмәкәр җавап биргән. Сораштыруда катнашучыларның төп эшчәнлеге – күпләп һәм ваклап сату.
Респондентлар билгеләп үткәнчә, аларга елына ике тапкыр полиция, прокуратура, салым хезмәте һәм Роспотребнадзор вазифаи затлары белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Бер респондентка дүрт тапкырдан артык Роспотребнадзорга, Росреестрга мөрәҗәгать итәргә туры килгән, шулай ук муниципаль милектә булган биналарны арендага бирү белән шөгыльләнүче органнар, сәүдә өлкәсендә муниципаль сәясәтне гамәлгә ашыру буенча органнарга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Берәр респондент табигый ресурсларны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, хезмәтне саклау, архитектура һәм төзелеш (БТИ) органнарында вазифаи затка рәсми булмаган түләү башкарырга туры килгәнен әйткән.
Шулай ук бер респондент проблемасын хәл итү өчен вазифаи затка бүләк биргән һәм рәсми булмаган түләү башкарган.
Вазифаи затлар тарафыннан законсыз таләпләр куелу белән эшмәкәрләр суд органнарында, полициядә, прокуратурада, салым хезмәтендә, Ростехнадзорда, Росреестрда, Россия Федераль суд приставлары хезмәтендә, җир кишәрлекләре бирү, сәүдә, туклану һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә муниципаль сәясәтне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче органнарда очрашкан. Шул ук вакытта бер респондент, вазифаи затның рәсми булмаган түләүне гамәлгә ашырып проблеманы хәл итү мөмкинлеге булуы турында әйтте, – дип билгеләгән.
Бер рәсми булмаган түләүнең бәясе өч меңнән ун мең сумга кадәр, дип билгеләп үтә бер эшмәкәр, икенчесе 10 меңнән 25 мең сумга кадәр дип саный, өченчесе моның өчен үзенең барлык эшмәкәрлек кеременең биш процентын сарыф итүен әйтә.
Ике кеше мондый түләүләр проблеманы хәл итүне тизләтә, дүрт кеше коррупция аларның эшенә комачаулый дип билгеләп үтте. Өч респондент хакимият коррупциягә каршы нәтиҗәле эш алып бара дип саный. Хакимият органнарының коррупциягә каршы чаралары турында бер кеше генә белми. Сораштыруда катнашучыларның берсе коррупциянең кимегәнен әйтә, калганнары бу сорауга җавап бирүдә авырыксынуын билгеләп үтте. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре районның коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында каралды. Биредә шулай ук коррупциянең торышы һәм узган ел республикада коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап каралды.
– Әлеге юнәлеш буенча йомгаклау рейтингында безнең район 13 нче урында тора, – дип билгеләп үтте район башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia