Питрәч районында “Гаилә чыгышы” фестивале узды
Анда районның унбер гаиләсе катнашты
Бу фестиваль Ленино-Кокушкинода икенче тапкыр оештырылды, анда районның унбер гаиләсе тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына үзләре турында сөйләде, яраткан ризыкларын тәкъдим итте, иҗади талантларын күрсәтте: җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар.
Алты яшьлек Мәрьям Исмәгыйлева Яшьләр үзәгенә укытучысы Лилия Зариповага вокалга йөри. Ул талантлы тәрбияләнүченең әтиәнисенә фестивальдә катнашырга тәкъдим итә. Әниле-кызлы Гөлназ һәм кызы Мәрьям иҗат номеры сыйфатында икесе бергә “Балаларым” җырын башкардылар, аларга олы балалары – 14 яшьлек Мөхәммәт һәм 13 яшьлек Ибраһим ярдәм итте. Кулинария сынавы да конкурсантлар өчен авыр булмады, чөнки Гөлназ – пешекче-кондитер. Ул үзмәшгуль, өйдә десертлар пешерә һәм аларны сата. Жюри карамагына пәхләвә һәм “Муравейник” тортын да алып килгән.
Быел Исмәгыйлевлар гаиләсенә 16 ел була, алар Питрәчтә яшиләр. Пар Түбән Камада танышкан, Гөлназ бер кафеда практика узган, ә булачак ире Айрат кафеның хуҗасы булып чыккан. Хәзер кызлары - яшь җырчы, уллары милли көрәш белән шөгыльләнә. Иң төп бәйрәмнәрнең берсе дип “Корбан бәйрәме”н атадылар, ел саен корбан чалалар, барысы да ураза тота.
Фестивальнең һәр командасына грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, шулай ук үз номинацияләрендә бүләкләделәр. Исмәгыйлевлар “Иң бердәм гаилә” номинациясендә җиңү яуладылар. Фестиваль икенче тапкыр уза, беренче Гранприны Шәле авылыннан Апуловлар гаиләсе алды. Бу юлы алар да катнашучы лар арасында. Ире Салават, хатыны Гөлфинә, балалары Азамат, Сәидә һәм Сафина – гаилә тулы составта иде. Ир белән хатын һәрвакыт күп балалы булырга хыялланган. Алар бик яшь чакта танышканнар, мәктәп дискотекасы вакытында Салават Гөлфинәне биергә чакырган. Шуннан бирле алар аерылмаганнар. 2008 елда дуслашып йөри башлаганнар, алты елдан никахлашканнар.
Иң олы балага сигез яшь, иң кечесенә сигез ай. Балалар кечкенә, ә аларның барысын да җыярга, киендерергә, бәйрәмгә әзерләргә кирәк, бу җиңел эш түгел. Әмма Гөлфинә билгеләп үткәнчә, аларның барысына да иҗади тормыш ошый, шуңа күрә алар өчен бу күңелле мәшәкатьләр генә. Ата-аналар кебек үк, балалар да музыка белән мавыгалар. Фестивальдә аларны иң иҗади гаилә дип танулары гаҗәп түгел.
Шәле авылында яшәүче Газыймовларны “Иң нык гаилә” дип билгеләделәр. Ирле-хатынлы Лилия һәм Азат 12 яшьлек Аязны, сигез яшьлек Азалияне, дүрт яшьлек Зиләне һәм ике яшьлек Айзатны үстерәләр. Хатын – башлангыч сыйныфлар укытучысы, ир – тракторчы. Газыймовлар мәктәп каникуллары вакытында бергәләп кинотеатрга баруны үзләренең яхшы традициясе дип саныйлар. Аларның беренче очрашуы Лилия хат ташучы әнисенә газета таратырга булышканда була. Ә Азат урып-җыюдан соң кырдан кайтып килгән була. Газыймовлар гаиләсенә 12 ел.
– Шәледә туйны бик зурлап үткәрәләр. Көндез олылар килә, бездә 200 кеше җыелды, кичен – шулкадәр үк яшьләр. Мин ак күлмәктән идем, үземнең киемемне дә, иремнең костюмын да бәхетле көнебез истәлеге итеп саклыйм, – ди Лилия.
“Гаилә – традицияләрне саклаучы” номинациясендә Семеновлар җиңде. “Иң тату гаилә” дип Сәмигуллиннарны, ә иң талантлысы дип Әюповларны атадылар. Иң стильле гаилә булып Галләмовлар танылды. “Иң актив гаилә” номинациясен Беляковлар, “Иң гармонияле гаилә” номинациясен Шаһиәхмәтовлар алды. “Ел гаиләсе” статуэткасына Тимершәеховлар ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа