Питрәч районында яңа парк төзекләндерү дәвам итә
Биредә пирс һәм пляж барлыкка киләчәк
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Званка авылында күл янындагы паркта эшләр әле тәмамланмаган, әмма ул инде зур популярлык казанган. Чөнки монда питрәчлеләрне гаҗәпләндерерлек нәрсәләр бар.
Узган ел биредә спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалды, тротуар җәелде, яктырткычлар урнаштырылды, территория яшелләндерелде, яр буенда ял итү өчен пляж җиһазландырылды. Шулай итеп, балалар инде яңартылган территориядә уйный, олылар эскәмияләрдә утырып, кояш нурларында коенып рәхәтләнеп ял итә.
Быел икенче чиратта юл буенда тротуар төзү, шулай ук яктырту җайланмалары урнаштыру күздә тотыла. Биредә пирс барлыкка киләчәк – мондый корылма районда әле беркайда да юк. 300 метр озынлыктагы, 2,08 метр киңлектәге тротуар белән юл арасында койма урнаштыру көтелә.
– Төп катлам булып тыгызланган грунт тора, аннан соң ком, бетон һәм брусчатка, – дип аңлата төзелеш оешмасы вәкиле Руслан Садретдинов. – Объектта якынча ун кеше эшли. Кирәк булганда аларның саны арта. Техника җәлеп ителә. Вакытка сыешырга тырышабыз, – ди ул.
Җирле халык мондый үзгәрешләрдән канәгать, чөнки проектны төзегәндә халыкның барлык тәкъдимнәре исәпкә алынган.
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
– Без гражданнар белән берничә тапкыр очраштык. Алар булачак паркта күрергә теләгәннәрнең барысын да чагылдырдык, – дип ассызыклады район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов һәм киләсе елларда төзелеп килүче тротуарны Казан-Шәмәрдән автоюлына кадәр сузарга планлаштыруларын белдерде.
Званка шәһәрдән егерме минутлык юл ераклыгында урнашкан, хәтта азрак та, бу бирегә яңа кешеләрне җәлеп итә. Авылда яшиләр, шәһәрдә эшлиләр. Пенсионер Люция Закирова бирегә биш елдан артык элек кызының күп балалы гаиләсе белән күчеп килгән. Тумышы белән Әгерҗе районыннан.
– Шундый кыска гына вакыт эчендә тирә-юньдә бөтен нәрсә яхшы якка үзгәрде. Бигрәк тә балаларга ошый. Биредә яшәүчеләр генә түгел, Кощак авылыннан, хәтта Казаннан да рәхәтләнеп ял итәргә киләләр, – ди ул.
Объект иҗтимагый тавыш бирү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, финанслауның гомуми суммасы 46 млн сум тәшкил итә. Эшләр көзгә тәмамланачак. Шундый ук тавыш бирү нәтиҗәсендә киләсе елда Питрәчтә яр буен төзекләндерү көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа