Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында ярты ел эчендә 200 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Ел йомгаклары буенча бу сан кимендә 300 мең булачак

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Татарстанда «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны старт алды. Ул безнең районнан башланды.

Дискуссияне Питрәч мәдәният йортында оештырдылар. Анда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, «Казан» агропаркы генераль директоры Олег Власов, 49 нчы бер мандатлы Питрәч сайлау округы буенча депутатлыкка кандидат Михаил Сыровацкий, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов катнашты. Тамашачылар залында активистлар, хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре башлыклары урын алды.

Фикер алышуларның беренче темасы махсус хәрби операция булды. Рәис Әхтәмович сөйләвенчә, контрактчылар бер тапкыр 1,5 миллион сум ала, шуның 300 меңе җирле бюджеттан бирелә. Аларның гаиләләренә дә ярдәм күрсәтелә.

– Үткәргечләрне ремонтлау, су үткәрү, газ белән тәэмин итү, газ казаннарын алыштыру кебек эшләр үткәрелә. Балаларга мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризык, мәдәни һәм спорт чараларына бушлай йөрү тәкъдим ителә. Мөрәҗәгатьләр шактый күп, без аларга оператив рәвештә җавап бирәбез һәм гаиләләрнең барлык теләкләрен үтәргә тырышабыз, – дип билгеләп үтте Рәис Сөләйманов.

Районда мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләрендә урыннар җитмәү проблемасы очрашуда актуаль мәсьәләләрнең берсе булды. Мондый хәл торак йортлар төзелү нәтиҗәсендә барлыкка килә, бу исә җирлектә яшәүчеләр санын арттыра.

– Беренче яртыеллыкта районда 200 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, ел йомгаклары буенча бу сан кимендә 300 мең булачак. Көектә «Алгоритм» мәгариф учреждениесенә 600 балага исәпләнгән янкорма барлыкка киләчәк. Шулай ук Царево һәм Көек авылларында 360 һәм 240 урынлык ике балалар бакчасы төзелә, – дип санап китте район җитәкчесе.

Очрашу ахырында теләүчеләр кандидатларга сораулар бирә алдылар. 49 ел сәламәтлек саклау системасында эшләүче Наталья Ксенофонтова ерак авылларда яшәүчеләрне дарулар белән тәэмин итү проблемасы барлыгына игътибар итте. Ул мобиль даруханәләр оештыру идеясен тәкъдим итте. Сәрия Харисовна тәкъдимне «Сәламәтлекне саклауның яңа технологияләре» илкүләм проекты кысаларында карарга мөмкин, дип җавап бирде. «Бердәм Россия» кандидатлары Татарстанның һәр районына халыкның идеяләре һәм тәкъдимнәре турында фикер алышырга, үзләренең сайлау алды программалары турында сөйләргә һәм биш еллык чорга эшнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса