Питрәч районында яшәүчеләр флюорография һәм маммография уза ала
Мобиль җайланманың хәрәкәт графигын тәкъдим итәбез
21 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Питрәч районы территориясендә күчмә флюорография һәм маммография җайланмасы эшләячәк. Ул түбәндәге торак пунктларда урнашачак:
21 һәм 22 октябрь – Царево табиб амбулаториясе
23 октябрь – Шәле табиб амбулаториясе
24 һәм 25 октябрьдә – Көек авылы табиб амбулаториясе
28 октябрьдә – Күн ФАПы
29 октябрь – Пановка табиб амбулаториясе
30 октябрь – Иске Шигали ФАПы
31 октябрь – Кощак табиб амбулаториясе
1 ноябрь – Званка ФАПы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа