Питрәч районында ике КФХ башлыгы сыер сөтен ветеринария документларыннан башка саткан
Бу хакта район прокуроры өлкән юстиция киңәшчесе Фәнис Шәйхаттаров хәбәр итте.
Питрәч районы прокуратурасы законнар үтәлешен – сыер сөтен ветеринария документларыннан башка сатуны тикшерде.
– Тикшерү барышында ачыкланганча, 2024 елның 1 гыйнварыннан 1 маена кадәр ике крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы сыер сөтен ветеринария документларыннан башка саткан. Бу контроль астындагы товарны, аның кайдан алынуын, сыйфатын һәм куркынычсызлыгын, ул җитештерелгән урынның эпизоотик иминлеген идентификацияләргә мөмкинлек бирми. Күрсәтелгән закон бозулар буенча башлыклар исеменә федераль законнарны бозуны бетерү таләбе белән тәкъдимнәр кертелде. Шулай ук аларга карата административ хокук бозу турында да эшләр төзелде. Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә, – дип сөйләде Фәнис Ринатович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа