Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында йорт тулысынча янып беткән

Янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җыю игълан ителде

ТатЦИК авылындагы йортта  янгынның кайдан чыгуын да аңлап булмый. Әллә мунча, әллә сарай беренче яна башлаган. Ут бик тиз таралып, бөтен җирне камап алган. Йортта яшәүчеләр үзләре чыккан, ләкин бөтен мөлкәтләре – йортлары, каралтыкуралары, терлекләре утта янган. Машина белән тракторны гына коткарып кала алганнар.

– Иртәнге сигездә кызымны бакчага илткәндә әле бернәрсә дә юк иде, – дип искә ала күршеләре Зилә Миннуллина. – 8.30 сәгатьләр тирәсендә мин каты итеп кычкырган тавыш ишеттем һәм урамга йөгереп чыктым. Төтен чыга иде. Шул йортта яшәгән хатын чыкты да егылды. Без аны өйгә алып кердек, ярдәм күрсәттек. Ашыгыч ярдәмгә, янгын сүндерү бүлегенә шалтыраттык. Ун минут эчендә аларның йортын ут чолгап алды. Бернәрсә дә чыгарырга өлгермәделәр, документлар да, кием-салым да – бернәрсә дә. Кешеләр әйбәт, без авылдашларыбыз белән аларга ярдәм итәргә тырышабыз, шунда ук диярлек аларга акча җыю турында игълан иттек, – дип сөйләде Зилә.

Бу йортта өч кеше – ирле-хатынлы Кәримовлар һәм аларның улы Муса яши. Гаилә башлыгы бу вакытта хастаханәдә планлы госпитализациядә була. Стресстан соң аның хатыны да табиблар күзәтүе астында. – Без гомер буе шушы йортта яшәдек. Бәхеткә, ул иминиятләштерелгән булган. Хәзер яңадан йорт салачакбыз. Янгынның төгәл сәбәбен белмибез. Мөгаен, бу электрика белән бәйледер, диләр, – дип сөйләде Муса. Вакытлыча торак һәм киемсалым белән аларга дуслары һәм туганнары ярдәм иткән.

Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтергә теләүчеләр акчаларын Муса Кәримовның 89503121268 номерына беркетелгән (Ак Барс банкы) банк счетына җибәрә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса