Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында кыр батыры Динар Заһидуллин булды

Аңа бәйрәмнең традицион символы – тәкә дә тапшырдылар

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

“Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ хезмәткәре Динар Заһидуллин “Кыр батыры” булды. Мактаулы исемнән тыш, аңа бәйрәмнең традицион символы – тәкә дә тапшырдылар.

Динар Заһидуллинның хуҗалыкта хезмәт стажы 17 ел. Ашлык һәм сенаж ташудан башлый, тырмалау белән шөгыльләнә, аннары чәчүне үзләштерә. Механизатор һәр язгы чәчү кампаниясенең, беренче чиратта, һава торышының үзгәреп торуына бәйле үзенчәлекләре булуын әйтә.

– Быел яңгырлар еш кына графикны бозды: бер көн эшлисең, ике көн көтәргә туры килә. Шуңа күрә һәр уңай көнне максималь файдаланып, иртәнге биштән кичке тугызга кадәр эшләдек, – дип сөйләде Динар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул бу исемгә инде икенче тапкыр лаек була. Беренче тапкыр хезмәт ярышларында 2023 елда җиңгән. Механизатор сүзләренчә, бу юлы беренче булуы турындагы хәбәр аның өчен күңелле көтелмәгән хәл була.

Алда шул ук җаваплы бурыч тора: “Үзем төйим, үзем ташыйм” девизы астында печән чабуга әзерлек. Кулдашы Сергей Павлов белән бер сезон эчендә алар өч мең тоннага якын печән һәм ун мең тоннага якын салам ташыйлар.

Динар Заһидуллин – Татар Тау Иле авылы егете. Хәзер ул хатыны һәм өч баласы белән Питрәчтә яши. Сабантуйга туганнары белән килгән, алар аңа һәрвакыт ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса