Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында наркотиклар рекламасы белән баннерлар элгән егетләрне тоткарладылар

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Полициягә шаһит хәбәр иткәнчә, Питрәч районындагы трассаның бер участогында ике ир-ат наркотиклар рекламалаучы баннер урнаштырган.

Оператив-эзләү чаралары барышында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре реклама урнашкан урынны һәм җинаятьчеләрнең машинасын билгеләделәр, шуннан соң аларны Зеленодольск янында тоткарладылар.

Законны бозучылар - Ленинград өлкәсеннән һәм Ярославльдән 20, 26 яшьлек егетләр. Аларда тагын 14 шундый ук реклама баннеры табылган, аларның һәрберсендә тыелган мәгълүмат белән ресурска керү өчен QR-код урнаштырылган булган.

Яшьләр илнең төрле төбәкләрендә юл буена урнаштырырга ниятләгән дистәдән артык баннерны Мәскәүдән алып килүләрен сөйләгәннәр. Эшнең бер өлешен алар күрше өлкәләрдә башкарганнар инде.

Яшьләргә наркотикларны пропагандалау турында протокол төзелгән.

 

Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса