Питрәч районында планлы штаб өйрәнүләр тренировкасы узды
Аның йомгаклау этабы – Ленино-Кокушкино мәктәбе укучыларын эвакуацияләү булды
Сценарий буенча, Ленино-Кокушкино мәктәбендә заложникка алулары мөмкин, дигән сигнал килә. Алга таба барлык структуралар да үзләре башкарырга тиешле гамәлләр буенча эш йөртергә тиеш.
8.00 сәгатьтә бердәм кизү тору-диспетчер үзәге террорчылыкка каршы комиссиянең барлык әгъзаларына өйрәнүләр тренировкасы турында хәбәр итте. Чираттан тыш утырыш үткәрелде, анда бурычлар куелды һәм хезмәт вәкилләренең әзерлек дәрәҗәсе турында кыскача доклад тыңланды. Тренировканың йомгаклау этабы Ленино-Кокушкино мәктәбе укучыларын эвакуацияләү булды, ул җиде минут эчендә башкарылды.
Балалар бинада янгын чыгу яки зарарлы матдәләр таралу куркынычыннан саклану өчен битлек киеп чыктылар. Укучыларга кисәтүләр ясадылар.
– Эвакуацияне җайлы һәм тиз үткәрдек, – диде Эчке эшләр министрлыгының безнең район буенча вәкиле Вячеслав Петров.
– Сезнең кулыгызда булган битлекләр болай гына бирелми, алар тормышны саклап калырга ярдәм итә. Әгәр дә сез аны дөрес киеп йөрмәсәгез, аңыгызны югалтуыгыз мөмкин. Шуңа күрә битлекне дөрес куллану бик мөһим, – дип ассызыклады ул.
Районның террорчылыкка каршы комиссиясе секретаре Валентина Урысова билгеләп үткәнчә, эксперт комиссиясе өйрәнүләр тренировкасына “яхшы” билгесе куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа