Питрәч районында сайлаулар көнен ничек билгеләп үтәчәкләр
Быел 39 участок сайлау комиссиясе ачылачак
14 сентябрьдә Питрәч районы халкы бердәм тавыш бирү көнендә катнашачак. Быел районда 39 участок сайлау комиссиясе ачылачак – узган елга караганда икегә күбрәк. Сайлаучылар саны да артты: 2024 елда 46 905тән 2025 елда 48 830га кадәр. Яңа участоклар Көектә һәм Царевода эшләячәк.
20 мәйданчыкта тавыш бирү гражданнар өчен чын бәйрәмгә әвереләчәк. Мәктәпләр һәм мәдәни үзәкләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары катнашында игелек ярминкәләре узачак – җыелган барлык акчалар хәйрия максатларына юнәлдереләчәк.
Моннан тыш, сайлауларда катнашучылар өчен спорт ярышлары, үзешчән сәнгать осталарының концерт программалары, бәйрәм очрашулары һәм мәдәният йортларында төрле ял чаралары әзерләнгән.
Бу программалар 11:00дән 14:00гә кадәр Богородск, Күн, Кощак, Колай, Ленино-Кокушкино, Пановка, Питрәч, Татар Тау Иле, Чыты, Шәле һәм Шигали авыл җирлекләрендәге сайлау участокларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia