Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында салымнар түләү мәсьәләләре буенча мобиль офис эшләячәк

Бу хакта салым хезмәте хәбәр итә

12 ноябрьдә 9:00дән 12:00гә кадәр – Яңа Шигали авылында, “Усадьба Царево” торак комплексында, Җәлил урамы 5 нче йорт (“Эстейт” идарәче компаниясе),

13 ноябрьдә 9:00дән 12:00гә кадәр – Көек авылында, “Светлый” ТК, 12 нче квартал, 7 нче йорт,         

14 ноябрьдә 9:00дән 12:00гә кадәр – Питрәч авылында, Совет урамы, 18 нче йорт.

Салым инспекциясе хезмәткәрләре транспорт, милек, җир салымнарын, шулай ук физик затлар кеременә салымны исәпләү буенча сорауларга җавап бирәчәкләр, салым ташламаларын алу тәртибен аңлатачаклар. Физик затның шәхси кабинетын ачачаклар һәм аның функциональ мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

Шулай ук 12 ноябрьдә ТРның барлык салым инспекцияләрендә “Ачык ишекләр көне” узуын хәбәр итәбез.  Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 6 нчы районара инспекциясе 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Адрес: Казан шәһәре, Даурская урамы, 35 йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса