Питрәч районында терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара
«Ак Барс-Питрәч» хуҗалыгында планны беренчеләрдән булып үтәделәр.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ» / (Сулдан уңга) Гаяз Нургалиев, Алексей Савельев, Рөстәм Нигъмәтҗанов Рус Тау Иле авылы янындагы кырда.
Районның алдынгы механизаторы Алексей Савельев азык җыю комбайнында күптән эшли, быел да беренчеләрдән булып үзенең «Ягуар-810» техникасы белән кырларга чыкты.
– Без басуларда иртә таңнан кичке сигезгә кадәр эшлибез, – дип сөйли Алексей. – Әлегә көннәр яхшы тора, һәр минуттан файдаланабыз. Төшке һәм кичке аш вакытында ял итәргә туктыйбыз. Көнгә уртача 350 тонна яшел масса җыям. Быел үләннәр төрлечә өлгерде, кайдадыр биек, кайдадыр тәбәнәк. Әмма чыгышы яхшы, КамАЗ кузовы тиз тула, – дип билгеләп үтә ул.
Биредә тәҗрибәле машина йөртүче Рөстәм Нигъмәтҗанов та эшли, аның машина йөртү стажы кырык елдан артык.
– Бу басудан сенаж базына кадәр ерак түгел. Көненә якынча унбиш рейс ясыйбыз, һәр рейста ун тоннадан артык яшел масса төйибез. Безнең яктан тоткарлык юк, барысы да бердәм, беренче ел гына эшләмибез бит, – ди ул.
Акбарслылар сенаж әзерләү планын арттырып үтәгәннәр инде.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
– 11000 тонна урынына 11500 тонна сенаж салдык, – ди хуҗалык агрономы Айрат Миңнуллин. – 15 июльдән берьеллык үләннәрдән сенаж сала башладык, бу катнаш азык дип атала. Уңыш начар түгел, беренче көннәрдә 1500 тоннадан артык сенаж әзерләнде, гомуми план – 4000 тонна. Монда да планны арттырып үтәү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Шул ук вакытта көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерләнә. Безнең хезмәткәрләргә хезмәт хакы урынына яхшы сыйфатлы печән өләштеләр, кайберләре өчәр, кайберләре уннан артык тюк алды, берсе 400 килограмм авырлыкта, – дип билгеләп үтә ул.
Кырларда ике азык җыю комбайны эшли, «Ягуар-810» руле артында тәҗрибәле механизатор Алексей Савельев, «НьюХолланд» руле артында Әмир Галиуллин. Яшел массаны КамАЗ белән тәҗрибәле шоферлар Рөстәм Нигъмәтҗанов, Рәмзил Фәйзрахманов, Юрий Ледянкин һәм Фәнис Шәйдуллин ташый. Азык ишегалдында да эш кайный, куәтле тракторлар белән Илфат Әхмәтов, Рамил Гайнуллин, Виталий Шабланов һәм Альберт Мостафин идарә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа