Питрәч районында ТР Дәүләт Советына сайлауларга йомгак ясалды
Сайлауларның ачык үтүен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен барлык чаралар күрелде.
Сайлау нәтиҗәләре буенча Питрәч районында
- “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе 81,01 процент тавыш җыйган;
- “Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе” – 9,15 процент;
- “ЛДПР – Россия либеральдемократик партиясе” – 3,91 процент;
- “Яңа кешеләр” партиясе – 3,11 процент;
- “Гадел Россия – Патриотлар - Дөреслек өчен” партиясе – 2,05 процент.
49 нчы Питрәч бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавышны Сыровацкий Михаил Федорович җыйган, аны 74,05 процент сайлаучы сайлаган.
Өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча 12 нче Питрәч бер мандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Питрәч авыл җирлеге Советы депутаты итеп Сөләйманов Рәис Әхтәм улы сайланды, аны сайлаучыларның 52,36 проценты хуплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа