Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында укучылар өчен ату тиры барлыкка килде

Анда “Герой варислары” патриотик командасы укучылары шөгыльләнәчәк

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Цареводагы “Прогресс” күппрофильле лицеенда тир ачтылар. Ул бинаның подвалында урнашкан, өч бүлмәгә бүленгән – чишенү бүлмәсе һәм ике зал: винтовка, пистолет заллары. Анда “Герой варислары” патриотик командасы укучылары шөгыльләнәчәк – бу 7 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 60ка якын укучы.

Тирны булдыру технология укытучысы, “Герой варислары” җитәкчесе Фирүзә Әмированың уңышы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Нинди генә уку йортында эшләмәсен, ул һәрвакыт балаларда табигатькә, үз ватанына мәхәббәт тәрбияләргә тырыша. Шуңа күрә, яңа лицейга урнашкач, хәрбипатриотик клубны үстерүне үз өстенә алырга карар кыла. Ни өчен “Герой варислары”, чөнки мәктәп Советлар Союзы герое Галимҗан Камалиев хөрмәтенә аталган. Башка эшләр белән бергә алар хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү белән шөгыльләнә. Балалар маскировка челтәрләре үрәләр, плащ-палаткалар, сумкалар, окоп шәмнәре ясыйлар, Хатын-кызлар көне, Яңа ел белән котлау өчен сугышчыларның гаиләләренә бүләкләр алып баралар.

Фирүзә Рафикъ кызы грант конкурсында “Тарихи мирасны саклау” номинациясендә җиңеп чыкты һәм тирны төзекләндерү идеясен тормышка ашыру өчен 659 мең сум акча алды. Акча күбрәк эш башкаруга түгел, ә төзелеш материаллары һәм инвентарь сатып алуга бүлеп бирелгән. Шуңа күрә бизәү эшләре белән укытучылар үзләре шөгыльләнә, балалар ярдәм итә.

– Акчаларны буяулар, резина, панельләр һәм башка материаллар сатып алуга тоттык. Калганына пневматик винтовкалар, щитлар сатып алдык, – дип санап үтте укытучы. – Бу караңгы подвал иде, башта анда төшү дә куркыныч иде, ә хәзер монда җылы, уңайлы һәм рәхәт, – дип билгеләп үтте ул.

Ярышларда аның тәрбияләнүчеләре начар ата торган була, шуңа күрә ул бу юнәлештә күнегүләр ясарга, камилләшергә кирәклеген аңлый. Хәзер укучыларының иң төгәл атучы булачакларына ышана.

Проектны автор тормыш иминлеге нигезләре (хәзерге Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре) укытучысы Артур Кашафетдинов белән берлектә тормышка ашыра. Тирны ачу көнендә районның мәктәп командалары арасында ярышлар үткәрелде. Балалар автоматны сүтеп җыйдылар, тарихи викторинада сорауларга җавап бирделәр һәм, әлбәттә, аттылар. Грант кысаларында декабрьдә йөз кеше катнашында зур чара уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса