Питрәч районында урып-җыю эшләре башланды
Бүгенгә 8936 гектар урылган һәм 3000 гектар суктырылган
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Питрәч районында июль азагында урып-җыюга керештеләр. Быел аграрийларга кырлардан 54363 гектарда бөртекле һәм техник культуралар җыеп алырга кирәк булачак. Бүгенгә 8936 гектар урылган һәм 3000 гектар суктырылган. Район буенча гектардан уртача уңыш чыгышы 30,8 центнер тәшкил итә.
Көчле явым-төшемнәрдән соң туфрак кибәргә өлгерми. Зур, авыр комбайннар кырларда йөри алмый, бөртеклеләрнең дә дымлылыгы югары. Һава шартлары начар булуга карамастан, кырлардан уңышны вакытында җыеп алырга кирәк. Шуңа күрә игенчеләр һәр сәгатьне һәм һәр минутны файдаланып калырга тырышалар.
Гаврилов хуҗалыгында бөртекле һәм техник культуралар чәчү мәйданы 3000 гектардан артык тәшкил итә, шуларның уҗым культуралары – 700 гектар, сабан культуралары – 1800 гектар, техник культуралар – 500 гектардан артык. Кырларда дүрт комбайн – өч “Полесье” һәм бер “Дон-1500Б” эшли. Ашлык ташуда – биш КамАЗ.
(Сулдан уңга) Рөстәм Галимуллин, Айрат Якушев, Адель Гафуров һәм Рифат Галимуллин Күн авыл җирлегендәге солы басуында. / Автор фотосы
– Без урып-җыю эшләренә 29 июльдә керештек, – дип сөйләде хуҗалык директоры Айрат Якушев. – Көзге бодайның гектарыннан кырык центнерга якын уңыш алдык. 6 августта солы җыюга керештек. Кыр машина-трактор паркы янәшәсендә урнашкан, анда солы йөз гектар мәйданны били. Уңыш чыгышы начар түгел, беренче гектарлар уртача 42,5 центнер уңыш бирде, – диде ул.
Бу кырда өч яңа “Полесье” эшли, аларны быел гына сатып алганнар. Штурвал артында – аталы-уллы Рөстәм һәм Рифат Галимуллиннар һәм Адель Гафуров. Төшке ашны, кичке ашны кырга Рәис Сафиуллин китерә.
– Мин ашлык җыю комбайны белән беренче ел гына идарә итәм, – диде Рифат Галимуллин. – Моңа кадәр тракторларда һәм азык җыю комбайнында эшләдем. Әти киңәше буенча ашлык җыюда да көчемне сынап карарга булдым. Яңа техника, барлык уңайлыклар да бар. Безнең бурыч – игенне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Яңгырлар гына комачаулый, кырда йөрү авыррак, – диде ул.
Ындыр табагында иртәнге җидедән кичке тугызга кадәр ике смена оештырылган. Ашлыкны КЗС аша киптерәләр, беренчел чистарту үткәрәләр һәм ашлыкны складларга сакларга илтәләр.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Хуҗалыкта шулай ук 30 гектар мәйданда бәрәңге үстерәләр, анда “Ароза”, “Гала”, “Кролева Анна” һәм “Зумба” элиталы сортлары үсә.
– Озакламый өч йөздән артык мөгезле эре терлек сатып алырга җыенабыз. Моның өчен 300 тонна печән әзерләдек, 300 тонна сенаж һәм 1500 тоннадан артык силос салдык, – дип планнары белән уртаклашты Айрат Рифкат улы. Шулай ук товарлыклы-сөтчелек фермаларын реконструкцияләдек, инвестицияләүгә 10 миллион сумнан артык акча салынды, – дип өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа