Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч гаиләсенә «Россия йөрәге» учагы тапшырдылар

Бу вакыйга Баландыш авылында оештырылган Блогерлар Сабан туенда булды

Питрәч районы Чыты авылында яшәүче Шәмсетдиновлар гаиләсе «Россия йөрәге» гаилә учагын кабул итте. Ел символы булган Бөтенроссия гаилә учагын аларга Теләче районыннан Кашаповлар гаиләсе тапшырды.

Әлеге ике гаилә бер-берсе белән таныш кына түгел, ә аралашалар да. Гаяз һәм Айгөл Кашаповлар олы уллары АлмазныАйзилә һәм Айсылу исемле кызларын тәрбияли. Гаилә Алан авылында яши. Актив мәдәни һәм спорт тормышы, халык бәйрәмнәрендә катнашу алар өчен гаилә традициясенә әверелгән. Ольга белән Миңнурның да тормыш ритмы шундый ук. Миңнур – Чыты авылы мәдәният йорты директоры, блогер, аның хатыны Ольга – район газетасының баш мөхәррире. Гаилә шулай ук өч бала – ИльясНазлы һәм Мусаны тәрбияли.

Миңнур үзләренә шундый хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт әйтте.

«Бу учак безнең районда бер атна булачак, бу вакыт эчендә без аны саклаячакбыз. Без бүген икеләтә бәхетле, чөнки әлеге район белән тыгыз хезмәттәшлектә. Итекле хоккей турнирына, мотоблокта узышларга киләбез, гаиләләр белән дус булып яшибез. Әни ягыннан бабам Теләче районыннан. Сезнең белән безне күп нәрсә бәйли безнең бурыч – традицияләрен саклау, тынычлыкта һәм дуслыкта яшәү», – диде ул.

Гаилә учагын Баландыш авылында оештырылган Блогерлар Сабан туенда тапшырдылар.

«Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы – Гаилә елы символы булып санала. Бу учак төбәктән төбәккә, районнан районга үрнәк гаиләләргә күчеп йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса