Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районыннан Ильхом махсус хәрби операция зонасыннан кайтты

Ул хәзер реабилитация ялында

Сугышчы туганнары белән тугыз ай күрешмәгән, шуларның ике аен ул госпитальдә үткәргән.

Фото Белгород өлкәсендә төшерелгән. Ильхом түбәтәй һәм тартмадагы сәгать белән, аны аңа Татарстан вәкилләре биргән. Мондый бүләк бөтен кешегә дә бирелмәгән. Командир ниндидер материалны бушату өчен волонтерлар кирәклеген әйткән. Ул һәм тагын берничә егет риза булган. Ә чынлыкта исә, бернәрсә дә бушатырга кирәк булмаган, аларга бу бүләкләрне тапшырганнар.


– Ильхом, әйдәгез барысын да иң баштан, сентябрь ахырында, мобилизация башланган вакыттан башлыйк әле. Сез үзегезгә чакыру килер, дип көткән идегезме?

– Мин 24е көнне повестка алдым. Туганнарымны алдан ук әзерләп тордым, чөнки мин повестка киләчәген белә идем. Мобилизациядән качу турында уйлап та карамадым. Мин 26сы көнне үк җыю пунктына барырга тиеш идем, ике генә көн калып бара иде. Шуңа күрә шунда ук җыена башладым. Кирәкле әйберләрне сатып алыр өчен военторгка киттем. Башта нәрсә алырга белми аптырап калдым, интернеттан да эзләп карадым. Нәтиҗәдә, бар нәрсәне дә Яр Чаллыдагы иптәшемнең исемлегенә таянып сатып алдым. Дүшәмбе иртәсендә мине озаттылар. Шулай итеп мин «КазанЭкспо»га эләктем, анда без бер ай полигоннарда өйрәнүләр уздык.

– Күпме вакыттан соң махсус хәрби операция зонасына эләктегез?

– Башта безне Белгород өлкәсенә, ә соңрак Украинага җибәрделәр. Безне сайлап алдылар, Хәрби белгечлекләргә бүлделәр, армиядә мин элемтә взводында идем. Моңа кадәр инкассатор булып эшләдем, элемтә техникумында укыдым, Казан химия-технология институтын тәмамладым.
Башта мин гади составта линейщик, аннары бүлек командиры, бераздан взвод командиры урынбасары, гыйнвардан элемтә башлыгы һәм взвод командиры булдым. Без егетләр белән элемтә линиясе урнаштырабыз, хезмәт күрсәтәбез, ремонтлыйбыз, көйлибез.

– Сугышчан иптәшләрегез белән мөнәсәбәтләрегез нинди?

– Мин аралашучан кеше, һәрвакыт елмаеп йөрергә, позитив булырга тырышам. Без барыбыз да дуслаштык һәм бербөтен булдык. Бердәм булмасак, безне сындырырга мөмкиннәр. Хәзер дә мин үзем монда булсам да, күңелем белән анда. Көн саен шалтыратам, егетләр өчен борчылам.
Мин күпне күрдем, ләкин, Аллага шөкер, иптәшләремнең үлемен кичерергә туры килмәде, бу безне читләтеп үтте. Минем батальонда югалтулар булмады, һәм булмаячак, дип ышанасым килә. Нинди составта китсәк, шул ук составта кайтуыбыз турында хыялланам.

– Сез: “Мин анда күпне күрдем”, дидегез. Сез нәрсәне күз уңында тотасыз?

– Кайвакыт миңа минада шартлаган кешеләрне чыгарырга туры килде. Хәзер: “Мин моны ничек эшләдем? Нигә мин? Нигә бүтән кешене җибәрмәдем?” дип уйлап куям. Ул вакытта мин бернәрсә турында да уйлый алмый идем. Рация аша, егетләрнең шартлаганын хәбәр иттеләр, иптәшләрем белән шунда йөгердек. Безгә машина бирделәр, без егетләр янына бардык. Берсе инде үлгән иде, икесенә табиблар белән беренче ярдәм күрсәттек, аларны хастаханәгә алып киттек. Алар исән калырлар, дип өметләнәм, ләкин яралары җитди иде. 

– Сез дә яралангансыз бит. Бу кайчан һәм ничек булды?

– Бу көнне онытып булмаячак, бу 23 март иде. Кояшлы һава торышы, барысы да яхшы, тыныч иде, әмма мин аны давыл алдыннан тынлык, дияр идем. Миномет, ә аннары артиллерия утлары ява башлады. Мин егетләр белән тулы амунициядә бина эчендә идем. Янәшәдә генә беренче мина төште, тәрәзә пыялалары бина эченә коелып төште. Мина кыйпылчыгы тез астына кергән, ләкин мин моны сизмәдем дә. Без чыгып чаптык, чөнки бина эчендә калу бик куркыныч иде. Өч катлы блиндажга төштек, бу безнеңчә баз инде. Анда барып төшкәч сынулар булды, яңагым җәрәхәтләнде, кулларым шеште. Ут юк иде, ул шунда ук өзелде.

Моның барысы да ун минут эчендә булды. Рациядән, җәрәхәтләнүчеләр бармы, дип сорадылар. Егетләр минем турында хәбәр иттеләр. Атышлар дәвам итсә дә, минем янга табиблар килде. Минемчә, бүләкләрне нәкъ аларга бирергә кирәк, табиблар, чыннан да, бернәрсәдән дә курыкмый. Мине тикшерделәр, авыртуны баса торган уколлар ясадылар һәм хастаханәгә алып китү өчен машина әзерләделәр. Шофер да бик яхшы, тиз эш йөртте. Мине бик тиз алып киттеләр. Без шәһәргә хастаханәгә киттек. Икенче көнне миңа, башка урында операция ясаячаклар, дип хәбәр иттеләр. Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәренә алып киттеләр. Анда салкынрак, кар ята, дип кисәттеләр, җылы әйберләр бирделәр. Мин киенгәндә генә, тез астындагы җәрәхәтне, канны күрдем, табиблар янына килдем, рентген ясадылар һәм мина кыйпылчыгын таптылар. Тикшерүләр күрсәткәнчә, ул мускулларга һәм сеңерләргә тимәгән, сөяккә зыян китермәгән. Мин сизми дә калдым, табиблар аны шунда ук тартып алып, бинт белән бәйләп тә куйдылар, чөнки китәргә кирәк иде. Ул вакытта минем кулымда, аягымда гипс иде инде. Кулыма операцияне ике тапкыр ясадылар. Бармак әлегә эшләми, төзәләчәк, диделәр, һәм бер аягым аксый. Дәвалануны дәвам итәм, Казан хәрби госпиталенә барам, ЛФКга йөрим. Мине 45 көнгә ялга кайтардылар, шуның яртысы гына калып бара.

– Якыннарыгыз белән аерылуны ничек кичердегез?

– Башта авыр булды, әмма соңыннан әкренләп ияләштем. Аралашырга һәм шалтыратырга ярамый иде, бу куркыныч, шуңа күрә еш булмаса да: “Мин исән-сау. Сезнең хәлегез ничек?” дип язып җибәрә идем. Госпитальдә ятканда гаиләм белән көн саен элемтәгә кердем.

– Күптән көтелгән очрашуыгыз ничек үтте?

– Мине өйгә җибәрәселәрен белгәч, хатыныма тагын бер атна тоткарланачагымны әйттем. Минем кайтуым аларга сюрприз булуын теләдем. Таксига заказ бирдем. Минем юлда икәнне бер генә дустым белә иде, әмма аннан да мине каршы алуын сорамадым. Төнге сәгать өчтә Казанда Җиңү Проспектында идем, башка таксига күчтем, чәчәк кибете янында тукталдым, хатыныма чәчәк бәйләме сатып алдым, ярты сәгатьтән соң өебезнең ишеге төбендә идем инде. Телефонга шалтыратам – трубканы алмыйлар, домофонга шалтыратам – бу юлы хатыным җавап бирде, шатлыгыннан чак кына акылдан шашмады (көлә).
Мин балалар бүлмәсенә кердем, минем ике улым бар – тугыз яшьлек Камил һәм җиде яшьлек Эмиль. Алар йоклыйлар иде. Мин башта берсен, аннары икенчесен үптем, кочакладым. Уянмадылар. Бу вакытта хатыным өстәл әзерләп куйган иде инде, без аның белән кухняга чыктык. Ашап утырганда кече улым әнисен чакырды, ул аның янына керде. Мин кермәдем, күренмичә тыңлап кына тордым. Улым: “Мин төштә әтиемнең кайтканын күрдем” ди. Шул чакта олы улым: “Күз алдына китерәсезме, мин дә шундый ук төш күрдем!” диде. Мин түзеп тора алмадым, бүлмәгә кереп, аларның икесен дә кочаклап алдым. Бу вакытта сәгать иртәнге алты иде. Минем йоклыйсым килә иде, чөнки тәүлек буе аяк өстендә булдым, барыбыз да бергә ятарга тәкъдим иттем. Ә Камил: “Мин хәзер мондый шатлыктан ничек йокларга тиеш?" – дип кычкырып җибәрде (көлә).

– Бу вакыт эчендә сез тирә-юньдәгеләрнең ярдәмен тойдыгызмы?

– Мин киткәнче, үз бизнесымны алып бардым, кесә телефоннары ремонтладым. Шуңа күрә мине анда Электроник дип йөртәләр. Хатыным сервиста эшне дәвам итте, иптәшләремә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Финанс мәсьәләсендә безнең гаиләдә барысы да яхшы, кредитны киткәнче ябарга өлгердем.
Ярдәм сорасам да, үзем өчен дә, гаиләм өчен дә түгел, ә үз взводым, подразделение өчен сорадым. Минем якын танышым Марсель миңа бик нык ярдәм итте. Районда, Казанда гуманитар ярдәм җыйды. Андый кешеләр бик күп. Барлык битараф булмаганнарга зур рәхмәт! Без күп әйберне начаррак шартларда булган сугышчыларга бирдек.

Ильхом: “Бу минем өченче формам, ул әле махсус хәрби операциядә булмады. Алдагысын өйдә саклыйм, ташламыйм. Күптән түгел Казан госпиталендә кулдан тартып алган медицина спицаларын да саклап тотачакмын”.

– Ялны ничек үткәрәсез?

– Мин үз Ватанымны яратам. Туган җиремне, табигатьне сагындым. Кайтканда Казан һавасын сулап, төнге тыныч шәһәргә сокланып туя алмадым. Сугышчан бурыч үтәү өчен түгел, ә үз эшләре буенча барган гади машиналарны күзәтеп карап тору да шулкадәр рәхәт булды.
Сәламәтлегем начар булу сәбәпле, күбесенчә өйдә утырам, әмма минем янга даими рәвештә кунаклар килә. Мобилизациягә кадәр спорт белән актив шөгыльләндем, соңгы ике елда фитнес-үзәккә йөрдем, йөздем. Һәр шимбә дуслар белән Питрәчтә йөгерергә җыела идек, “Геройлар узышында” катнаштым.
Мин адреналинны яратам, парашюттан да сикердем.

– Кире барачаксызмы?

– Әлбәттә. Мине монда туганнарым көткән кебек, анда да мине иптәшләр көтә. Без контрактчылар түгел. Мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт срогы махсус хәрби операция тәмамланганчы, яки безнең Югары баш командующий безне йә алыштырырга, йә гаиләбезгә җибәрергә дигән боерык биргәнче дәвам итә.

– “Мин анда, чөнки...”, шушы җөмләне дәвам итегез әле?

– Чөнки шулай булырга тиеш иде, шулай язган булган. Миңа анда барып җитәргә язган икән, шуңа күрә мин язмышны үзгәртмәячәкмен. Гаилә, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр барысы да яхшы булачагына ышаныч бирә. Мин мобилизациядән качмадым, чөнки биш-ун елдан соң балаларымны, синең әтиең куркак булган, дип гаепләүләрен теләмәдем. Мин аларның минем белән горурлануларын телим, һәм алар горурланалар да.
Һәрберебез өчен бөтен ил догада. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә барыбызны да саклый. Бу һәрвакыт шулай булсын. Барысын да сөйли алмыйм һәм әйтергә дә хакым юк, шулай да без җиңәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса