Питрәч районыннан Шәмсетдиновлар гаиләсе ничек барлыкка килгән
Алар өч бала үстерәләр – ун яшьлек Ильяс, өч яшьлек Назлы һәм ике яшьлек Муса
Фото гаилә архивыннан
Гаилә эш аркасында барлыкка килгән. Монда төп рольне, үзе дә сизмәстән, булачак каенана уйнаган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе турында мәкалә яза һәм очергын улы аша редакциягә җибәрә. Миннур Ольганы газета корреспонденты буларак читтән торып белсә дә, аның белән шәхсән таныш булмый. Ул вакытка аның баш мөхәррир булуын да белмәгән була. Шуңа күрә аны җитәкче урынында күргәч, гаҗәпләнә. Безнең һәрберебезнең сөйлисе, кемгәдер күңелен бушатасы килгән мизгелләре була. Миннур нәкъ шундый минутта ишекне шакып керә, очраклы, әмма хәлиткеч әңгәмә корыла.
– Беренче очрашуда ук ул үзе турында ачыктан-ачык сөйләп бирде. Минем өчен намус – иң мөһиме. Димәк, мондый кешегә тормышта тулысынча ышанырга мөмкин. Мин аның минем тормыш иптәшем булачагын шунда ук аңладым, – ди ул.
Миннур аны якыннары белән таныштыргач, әнисе: «Яхшы кеше. Әйдә, өйлән», ди. Ул үзе дә әтиәнисе белән җитди сөйләшүгә әзерләнгән, ләкин шунда шаяртып: «Керәшен бит ул!» дигән. Әнисе: «Иң мөһиме кешенең күңеле чиста булсын», дип җавап биргән. Бу аңа тагын да ныграк ышаныч бирә. Никахтан соң яшь пар әти-әниләре белән бер түбә астында яши башлый. Бу көтелгән хәл – Миннурны Чытыдан аерып булмый, күпләр өчен алар бербөтен. Авыл мәдәният йорты директоры, туган як тарихын өйрәнүче, блогер, ул үзен туган авылыннан еракта күз алдына китерә алмый.
Фото гаилә архивыннан
– Ул минем авылдан беркая да китмәячәгемне белә иде. Ә мин аның минем авылга күчәчәгенә ышандым. Шуңа күрә беркем дә беркемне дә мәҗбүр итмәде, бу ике яклы карар иде, – дип билгели ире.
Ольга Кәвәл авылында зур гаиләдә туа, аннары әтисе ягыннан апасы гаиләсендә тора. Соңрак карт әбисе белән яши, аны соңгы көннәренә кадәр диярлек карый. Һәм шунда кинәт кенә Ольга алдында яңа тормыш ачыла, анда ул яңа гаилә корып кына калмый, ә инде формалашкан, үз кагыйдәләре һәм гадәтләре булган гаиләнең бер өлешенә әйләнә. Кайнатасы белән каенанасын үзе кабул итә алырмы, аны яратырлармы-юкмы – билгесезлек алдында шикләнү була. Бүген, берничә елдан соң, килен кеше барысы да бик яхшы килеп чыкты дип саный. Бигрәк тә ул каенанасына яхшылыгы һәм зирәклеге өчен рәхмәтле.
– Без чыннан да тату яшибез, – дип ышандыра Ольга. – Әнидән бер генә шелтә дә, кырын караш та булмады. Миңа калса, алар белән бергә яшәү безгә түгел, ә аларга авыррактыр. Чөнки ирем белән безнең тормыш ритмы бик актив, вакыйгаларга бай. Мәсәлән, узган якшәмбедә Миннур Иске Йортка үзенең «Мобиль музее» белән чыгып китте. Шулай ук мин дә ял көнне берәр нинди чарага бару сәбәпле, балаларны калдырып китә алам. Ә андый хәл еш була. Әни «әйе», «ярар », «яхшы» дигән сүзләрдән башка берни дә әйтми. Ара-тирә минем үзем белән балаларны алырга мөмкинлегем бар, һәм мин моны бик телим, әнигә дә ял итәргә кирәклеген аңлыйм. Ләкин ул бу очракта да минем турыда уйлый: «Нигә син алар белән йөрисең? Сиңа бит авыр булачак», ди. Һәм аларны өйдә калдыра. Кечкенә чакта булган бәхетсезлек очрагы аркасында әти сөйләшми. Гаҗәп, балалар телләре ачылганчы ук, аның белән аралашырга өйрәнде. Бер-бер артлы туган балалар белән җиңел түгел. Алар бик шук, аларны күз дә алмыйча сакларга кирәк. Шуңа күрә әтигә дә, әнигә дә без бик рәхмәтле, – ди күп балалы әни.
Шәмсетдиновларның зур гаиләсе: (сулдан уңга) Хәмид Шәйхетдин улы оныгы Назлы белән, аның хатыны Мәсәния Котдус кызы, олы оныгы Ильяс, улы Миннур, оныгы Муса һәм килене Ольга. / Фото гаилә архивыннан
Шәмсетдиновлар туганнары, хәтта иң ерак туганнары белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Алар барысы да бер-берсенең шатлыклары һәм кайгылары белән уртаклашып яши. Ольга өйдән иртә таңнан чыгып китә, кызын балалар бакчасына, олы улын мәктәпкә илтә. Ә кич белән кайтып кергәч, гаиләдә бабай белән әбинең оныклары белән очрашу мизгелләре башлана, күрешү, кочаклашу китә, әйтерсең лә бер көн түгел, ә атна буе күрешмәгәннәр. Килен балаларының шундый җылы атмосферада үсүе белән бик бәхетле. Яшь парның үз гаилә традициясе дә бар, ел саен никахлашу көнендә алар туйларын бәйрәм иткән ресторанга баралар.
Миннур Шәмсетдинов: «Гади ирле-хатынлы парны алсаң, һәркайсының үз эше һәм үз мәнфәгатьләре, алар өйдә генә очрашалар. Ә без һәрвакыт һәм һәркайда бергә. Гомер буе шулай бергә яшәргә хыялланам».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа