Питрәч редакциясе хат ташучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне билгеләп үтелә.
Почтада эшләүчеләр без килгәндә, һәрвакыттагыча, хезмәттә иде. Биредә эш күп: алар бөтен корреспонденцияне кабул итәләр, саныйлар, төрләргә аералар һәм адресларга билгелиләр. Бу газета-журналлар белән генә эшләү түгел, питрәчлеләр почта аша посылкалар алалар, счетларын түлиләр. Моннан тыш, почта бүлеге, белгәнебезчә, төрле хуҗалык товарлары һәм хәтта азык-төлек продуктлары да тәкъдим итә, тиздән кан басымы да үлчи башлаячаклар ди, имеш. Шуңа күрә көн саен почта операторы тәрәзәсе каршына зур чират тезелүе гаҗәп түгел. Бүгенге көндә почта хезмәтендә булган барлык авырлыклар, газетага язылучылар гына түгел, ә гади почтальоннар җилкәсенә дә төшә. Аларның һөнәри эшчәнлеге хөрмәткә һәм рәхмәткә лаек. Редакция коллективы районның барлык хат ташучыларына сәламәтлек һәм уңышлар, һәр көнне авылдашларыгызның өйләренә бары тик әйбәт хәбәрләр, сөенечле хатлар, яхшы газеталар гына алып килүегезне тели.
“Солдатлар әниләренә яза”
Фото: © Инесса Егорова / «Питрәч-информ» / Район газетасы мөхәррире Ольга Шәмсетдинова Хәлимә Фәсхетдиновага бүләк тапшыра.
Хәлимә Фәсхетдинова 2010 елдан бирле хат ташучы булып эшли. Авыл хат ташучысының эше җиңел түгел, еш кына, алар бер генә авылда түгел, ә бер-берсеннән шактый ерак урнашкан торак пунктларга хезмәт күрсәтә. Хәлимә Инсаф кызы Богородск һәм Гильдеево авылларында почта тарата. Иңбашыңа зур сумка асып бу араны җәяүләп узу шактый кыен.
– Элек велосипедта йөри идем, хәзер җәяү, кайвакыт улларым да булыша, – ди почтальон. Ул ике улын Булат белән Камилне ялгызы үстергән. Егетләр белем алган, армиядә хезмәт итеп кайткан. Хәлимә Инсаф кызы Богородскийда 1986 елдан бирле яши, шуңа күрә барлык җирле халык белән яхшы таныш. Газета-журнал яздыручылар да алар, читтән килеп урнашкан кеше, гадәттә, язылмый. – Эш бик кызыклы, беренчедән, бу кешеләр белән даими аралашу. Мин пенсия тарата торган көнне әбиләрем миңа: “Хәлимә, без сине мичтән бәлеш көткән кебек көтәбез”, диләр. Дөрес, яшьрәкләргә, күпчелек очракта, штрафлар турында хатлар һәм счетлар гына алып киләм. Алар мине күреп, сөенми, – дип көлә ул.
Мин кулдан хатлар язып, аларны конвертка салып маркалар ябыштыру, зарыгып хатлар көтү инде күптән онытылган, почтальон сумкасында хат булса, рәсми язышу кәгазьләре генә дип уйлаган идем. Хәлимә Фәсхетдинова: “Армиядә хезмәт итүче солдатлардан хатлар килә әле. Аларны тапшырудан да күңелле эш юк”, – дип сөендерде.
“40 елга якын почта таратам”
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ» / Лариса Муллина: “Иң популяр газеталар булып «Алга», «Акчарлак», «Туганайлар» һәм «Ирек Мәйданы» кала”.
Хат ташучы Лариса Муллина Кибәч авылында туып-үскән. Ул мәктәптә яхшы укый һәм балачакта бухгалтер булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китә, сәүдә училищесына укырга керә, сатучы булып эшли, балачак хыялын тормышка ашырырга ниятли. Ләкин, әтисе үлеп китү сәбәпле, әнисе янына туган авылына кайтып китәргә туры килә. Озакламый ул алдынгы комбайнчы Михаил Муллинга кияүгә чыга. Авыл почтасында эшләп пенсиягә чыккан каенанасы Елена Дмитриевна үз урынына килененнән дә яхшырак кандидат тапмый.
– Шулай итеп 1986 елдан бирле почтада эшлим, – дип сөйли Лариса Николаевна. – Инде кырык елга якын авылдашларыма газетажурналлар, хатлар өләшәм. Дөрес, элек һәр йортта газеталар яздыралар иде. Хәзер инде язылучылар күпкә азрак. Иң популяр газеталар булып «Алга», «Акчарлак», «Туганайлар» һәм «Ирек мәйданы» кала. Авылда халык саны да кими. Барыбер почтаны атнага өч тапкыр таратам, йөрүем уртача 10 километрлап җыеладыр. Бу еллар эчендә мин салкында да, яңгырда да йөрергә күнеккән инде, чөнки мине һәр йортта, бигрәк тә өлкән буын, зарыгып көтә. Аларга аралашу кирәк, кайберәүләр өйдән дә бик сирәк чыга, интернеттан да файдаланмый, яңалыклар белү өчен мине көтә, – ди ул.
Лариса Николаевна актив тормыш рәвеше алып бара, ул авыл мәдәният йортында эшләүче “Беләзек” ансамбленә йөри. Ире белән бергә алар өч ул һәм бер кыз үстергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа