Питрәч редакциясе хезмәткәре Санкт-Петербургта ике көнлек ялда булып кайтты
Анда ул Дима Билан белән аралашу мөмкинлегенә ия булды
Зөһрә Галимуллина VKfest кысаларында Россия йолдызлары чыгыш ясаган концертта.
«ТАТМЕДИА» медиакомпаниясенең иң яхшы СММ-белгечләренең берсе буларак, Питрәч редакциясе хезмәткәре Зөһрә Галимуллина Санкт-Петербургта ике көнлек ялда булып кайтты. Ул Татарстанның башка шәһәрләреннән хезмәттәшләре белән бергә зур күләмле VKfestта катнашты, анда ул Дима Билан белән аралашу мөмкинлегенә ия булды.
Зөһрәнең мәктәптәге тарих укытучысы үз укучыларына һәрвакыт: «Гомерегездә бер генә тапкыр булса да сез Питерда булырга тиеш», дип әйтә торган булган. Балалар аның хикәяләре аша мәдәният башкаласына һәм аның истәлекле урыннарына гашыйк булалар. Шуңа күрә, булачак сәяхәт турындагы хәбәрне ишеткәч, Зөһрә Наил кызы укытучысының теләген үти алуына шатлана. Ул Питерда да беренче тапкыр була, шулай ук самолетта да беренче тапкыр оча.
СММ-белгечләр күңел дә ачканнар, эшләгәннәр дә. Аларга фестивальнең зур мәйданчыгында клип төшерү бурычы бирелә. Зөһрә Наил кызы алып барган редакциянең социаль челтәрләрендә безнең районга бәйле яңалыклар хуплана. Шуңа күрә ул фестиваль кунаклары арасында «Казанны беләсезме?» дигән темага сораштыру үткәрергә һәм шул ук вакытта питрәчлеләргә ялкынлы сәлам тапшырырга карар итә. Кешеләр, күбесе безнең авылның исемен беренче тапкыр ишетсәләр дә, бик теләп җавап бирәләр. Иң кызыгы, башкалар белән бергә безгә Дима Билан үзе дә сәлам бирде. Бу ничек булган соң? Чарада матбугат үзәге оештырыла, анда сәхнә йолдызлары һәм блогерлар килә. Мәйданчыкка Дима Билан да килергә мөмкин дип игълан итәләр. Ә ул безнең район халкына якын, чөнки аның әбисе һәм әнисе Питрәчтән. Смм-белгеч аның игътибарын ничек җәлеп итәргә икәнлеге турында уйлый башлый. Ул якындагы ашханәдән картон тартма таба, аның бер өлешен ертып ала һәм аңа «Пестрецы» дип яза.
– Ул килде. Мин беренче рәттә, ләкин кырыйда басып тора идем. Ул башка журналистлар белән аралашты, миңа карамады. Аннары мин бу картон белән хәрәкәт итә башладым. Шулвакыт Дмитрий мине күреп алды, елмаеп, гаҗәпләнеп: «Пестрецы?» – дип сорады. Аннары миңа микрофон бирергә кушты. Бу мизгел минем өчен үзенчәлекле булды һәм озак еллар истә калачак. Җырчының кечкенә ишарәсе үз тамырларын онытмавын һәм якташларын шундый зур чараларда да һәрвакыт күрергә шат булуын күрсәтте, – дип саный Зөһрә Наилевна.
Аның җырчы белән аралашу видеосын 84 меңгә якын кеше караган, 12 комментарий җыйган, видеоязма белән 63 кеше һәм башка рәсми төркемнәр уртаклашкан.
– Күптән түгел генә әни белән сөйләштем. Ул өченче көн генә Питрәчтән килде. Сезгә яхшы кәеф, уңышлар телим. Сез минем язмышның бер бүләге, – диде Дмитрий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа