Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч редакциясендә «Татмедиа» АҖ китаплары, газеталары һәм журналларын сатып алырга мөмкин

Аларны Питрәч авылы буенча теләсә кайсы адрес буенча китереп бирү мөмкинлеге бар.

Питрәч редакциясендә (Советская урамы, 34 нче йорт) матур әдәбият китаплары сатып алырга мөмкин.

Китаплар кечкенә форматта. Аларны үзең белән йөртү уңайлы. Болар - кесәдә һәм хәтта иң кечкенә сумкага сыярлык покетбуклар. Бер китапның бәясе - 110-120 сум.

Безнең ассортиментта түбәндәге әсәрләр бар:

  • "Зөләйха кыйссасы”, Зиннур Хөснияр (150 сум);
  • "Соңгы тукталыш", Нина Самарина (китап рус телендә);
  • "Һәркемгә бер кояш", Айгөл Әхмәтгалиева;
  • "Кышкы юл озын иде", Аида Хәйртдинова;
  • "Соң түгел!", Дилбәр Булатова;
  • "Наках", Айгиз Баймөхәммәтов;
  • "Соңлап тотылган җавап", Люция Әблиева;
  • "Җиләкле алан", Һади Кәримов;
  • "Тауда язылган язмыш", Ильшат Билалов;
  • "Мәхәббәт талисманы", Фәрит Имамов;
  • "Бер гаилә сурәте", Рәдиф Сәгъди;
  • "Изге ат", Назифа Кәримова.

Моннан тыш, бездә татар телендә йолдызлар сканворды (70 сум) һәм "Салават күпере" журналы (55 сум) сатыла.


"Шәһри Казан" (атна саен чыга) – Татарстан һәм Россия төбәкләрендә таралучы газета. Газетаның девизы – «Синең өчен, синең турында!». Газетада төп урынны укучы алып тора: аның проблемалары, сораулары, яңалыклары. Бәясе - 25 сум.


"Сабантуй" - балалар журналы. Биредә сабыйлар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат басыла. Бәясе - 65 сум.

"Казан утлары" журналында татар язучыларының романнары, повестьлары һәм хикәяләре басыла. Журналда күренекле шәхесләрнең пьесалары, истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театр һәм җыр сәнгате турындагы мәкаләләр, юмористик һәм сатирик әсәрләр һ.б. әһәмиятле урын бирелә. Бәясе - 70 сум.

"Сәхнә" журналы татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын яктырта. Бәясе - 70 сум.

"Идел" журналы яшь һәм башлангыч әдәбиятчылар өчен, шулай ук әдәби әсәрләрне татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү өчен төп әдәби мәйданчык буларак тәкъдим ителә. Бәясе - 70 сум.

"Ялкын" - иллюстрацияле әдәби балалар журналы. Бәясе - 55 сум.

"Чаян" - Татарстанның сатира һәм юмор атналык татар әдәби-сәнгать журналы. Бәясе - 45 сум.


Чәршәмбе һәм җомга көннәрендә без аны теләгән һәр кешегә бушлай китереп бирә алабыз. Шулай ук китапны Питрәч авылының теләсә кайсы адресына китерү мөмкинлегебез бар.
 

"Татмедиа" АҖ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса