Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч студенты Беларуссиядә практика уза

Егет вакытын күңелле дә, файдалы да үткәрергә уйлаган

Белоруссия һәм Россия студентлар отрядлары инде дистә еллар үзара хезмәттәшлек итә. Яшьләр хезмәт куя торган күпсанлы юнәлешләр арасында Минск трактор заводында оештырылган “Трактор төзүче-2024» проекты да бар. Һөнәри тәҗрибә алырга Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент киткән, алар ике отряд – “Алга” һәм “Татарстан” отрядлары төзегән. Алар арасында якташыбыз – беренче курс студенты, Питрәч авылында туып-үскән Кирилл Панаев та бар.

Егет вакытын күңелле дә, файдалы да үткәрергә уйлаган. Аның әле сәяхәт тә итәсе килгән, шуңа күрә җитештерү практикасы урыны итеп Беларуссияне сайлаган.

– Анда мин “Россия студентлар отрядлары” оешмасы ярдәмендә эләктем, – диде Кирилл. – Беренче семестр азагында практика узу урынны сайларга кирәк иде. Без башка илгә барып булуы турында белгәч, группадашлар белән шунда барырга карар кылдык. Мин трактор өчен тормозлар җыюда катнашам. Башта авыр булды, ләкин команда белән булгач тиз ияләштек. Буш вакытта проект штабы безнең өчен төрле ярышлар һәм конкурслар әзерләде, анда без отряд белән актив катнаштык. Мин инде атнаның иң яхшы катнашучысы булдым. Гомумән, Минск – бик матур шәһәр, буш вакытта без отряд белән шәһәр буйлап йөрдек һәм аның матурлыкларына хозурландык, – дип сөйләде Кирилл.

Студентларның остазы мастер Алексей Протасевич бик яхшы ярдәм килде дип саный:

– Егетләр барысына да бик тиз өйрәнде, шунда ук эшкә керештеләр, бернинди проблема юк. Беренче вакытта, әлбәттә, хаталар җибәрделәр, ләкин ансыз берничек тә булмый. Барысына да бертигез карыйбыз һәм ышанабыз. Егетләр без эшләгәнне эшлиләр, бары тик өлкән иптәшләре күзәтүе астында гына.


Белешмә өчен

"Трактор төзүче-2024 "студентлар хезмәт проекты сигез студент отряды катнашучыларын бергә җыйды. Бу Беларусь Республикасы югары уку йортларыннан һәм Казан дәүләт аграр университетыннан 85 егет һәм кыз. Алар цехларда, торак-коммуналь бүлектә һәм җәмәгать туклануы комбинатында эшлиләр. Барысының да омтылышы уртак – каникулларны файдалы уздыру һәм, әлбәттә, акча эшләү. Эш көннәреннән тыш, студентлар өчен бай мәдәни программа да оештырылган. Алар башкала театрлары һәм кинотеатрларында, музейларда булалар, спорт ярышларында һәм отрядлар арасында иҗади конкурсларда катнашалар. Проект үз эшен август ахырында тәмамлый.


Мәгълүматны һәм фотоны Данила Багурин тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса