Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч суд приставлары бүлеге интенсивлык буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте

2024 елның 9 аенда эш нәтиҗәләре буенча

Бүлек башлыгы – Питрәч районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы Илзирә Зарипова белән әңгәмә.

– Илзирә Илгизәровна, сезнең бүлектә эш ничек корылган?

– Без – суд приставлары вәкаләтләре өлкәсендә үзебезгә йөкләнгән бурычларны үтәүче фикердәшләр коллективы. Хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен камилләштерүгә зур игътибар бирелә. Нәтиҗәдә, бүлек ышанычлы һәм тотрыклы рәвештә хезмәт эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешә.

2024 елның 9 аенда эш нәтиҗәләре буенча суд приставлары бүлеге интенсивлык буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Башкарма эш интенсивлыгы 127 процент тәшкил итте, шулардан суд актлары – 125 процент.

Югары нәтиҗәләргә ирешү бүлекнең эшен оештыру методларына турыдан-туры бәйле. Аларның иң нәтиҗәлесе дип җитәкченең шәхси контролен саныйм.

– Бу контроль нәрсәдән гыйбарәт?

– Минем эш көнем суд приставларыбашкаручыларның эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча фараз күрсәткечләрен һәм план йөкләмәләрен үтәүләрен анализлаудан башлана. Атналык киңәшмәләрдә мин һәр суд приставы-башкаручыны тыңлыйм. Ул башкарма документлар буенча тулы мәгълүмат бирә, киләсе атнага эш перспективалары турында хәбәр итә.

Безнең хезмәткәрләрнең эш көне иртәнге 6да башлана һәм 22 сәгатьтә тәмамлана. Коллективта 14 кеше, шуның 7се-хатын-кызлар. Ә бит барлык ир-атлар да зур хезмәт ритмы белән эшли алмый, документлар белән утырырга, еш кына агрессив бурычлылар белән аралашырга түземлекләре җитми. Бер суд приставына якынча ике мең башкарма эш туры килә.

Районның катлаулы социаль-икътисадый хәлен исәпкә алып, хезмәт хакы, коммуналь хезмәт күрсәтүләр буенча бурычларны түләтү, салым түләүләрен түләтү турында суд һәм башка актларны үтәү, административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларны үтәү өстенлекле һәм социаль әһәмияткә ия.

– Район суд приставлары эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләрен санап үтегез әле?

– Хокук бозуларны киметү, зыян күрүчеләргә финанс средстволарын кайтару, барлык дәрәҗәдәге дәүләт бюджетын башкару җыемы белән тулыландыру. Сүз уңаеннан, әлеге җыем – ул штраф санкциясе, ул, һичшиксез, суд күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән, нәрсәгә дә булса салым түләмәгән бурычлыларга карата кулланыла. 9 айда башкару җыемнары гына да район халкыннан 6 млн 767 мең сум түләтелде һәм бюджетка күчерелде. Гади салым түләүчеләр өчен бу үзенә күрә мәҗбүри тәрбия процессы, ул шулай ук приставлар өстенә төшә. Әмма иң яхшысы – кешеләр, суд приставлары бүлегенә бурычлы булып, аннары закон бозмыйча дөрес яши башлыйлар, төзәлү юлына басалар.

Суд приставларының федераль хезмәте, гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклап, хокук саклау органнары системасында лаеклы урын алып тора. Дәүләт тарафыннан безнең алга куелган бурычлар даими рәвештә катлаулана. Суд приставлары шактый зур эш башкара.

Бүлек хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, яңа уңышлар һәм иминлек телим, гаиләләрегез һәрвакыт ышанычлы тыл булсын һәм авыр хезмәтегездә ярдәм итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса