Питрәч суденты Казанда узган БРИКС саммитында катнашты
Ул зур компаниядә дипломат яки тәрҗемәче булырга хыяллана
Казан инновацион университетының икенче курс студенты питрәчле Наил Мирзоев Казанда узган БРИКС саммитында катнашты.
Инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемәче сыйфатында ул аэропортта дөньяның төрле почмакларыннан килгән чит ил кунакларын каршы алды. Мондый зур вакыйгага кушылу карарын Наил май аенда ук кабул итә, теркәлү уза, имтиханны уңышлы тапшыра һәм волонтер булып кабул ителә.
– Мин хокук саклау органнарына тәрҗемә белән ярдәм иттем. Бик кыска, ләкин бик истә калырлык вакыт аралыгында эшләдем. Барлык кешеләр дә яхшы, позитив, күпләр белән мин якыннан танышырга өлгердем, төрле илләр вәкилләре – Мисыр, Кытай, шулай ук Мәскәүдән, Владивостоктан килүчеләр белән. Кайберләре белән әлегә кадәр элемтәдә торабыз, – ди яшүсмер.
Моннан тыш, чит ил кешеләре белән аралашу аның өчен яхшы практика һәм белемнәрен тикшерү булган. Наил үзеннән канәгать калган, чөнки ул үз бурычын авырлыкларсыз үтәгән.
Ул лингвистика һәм мәдәниятара багланышлар факультетында укый, инглиз һәм француз телләренең дипломлы тәрҗемәчесе булачак. Киләчәктә зур компаниядә дипломат яки тәрҗемәче булырга хыяллана. Россиядә яшәргә планлаштыра, ләкин дөнья буйлап сәяхәт итәргә, төрле мәдәниятләрне өйрәнергә тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа