Питрәч участковые республикада иң яхшысы булырга мөмкин
Көек авылыннан полиция капитаны Динар Мезитов «Халык участковые» конкурсында катнаша
Полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланган «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсының беренче төбәк этабы старт ала.
Конкурс халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч дәрәҗәсен арттыруга, хезмәтнең абруен күтәрүгә һәм полиция участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга ярдәм итә.
Конкурсның район этабы үтте инде. Аның җиңүчесе Көек авылыннан участок хезмәткәре Динар Мезитов булды. Хәзер ул безнең районны конкурсның республика этабында тәкъдим итә.
Якташыбыз өчен сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia