Питрәч укучылары кыргый хайваннар өчен азык әзерләргә булыштылар
Шул рәвешле алар республика акциясендә катнаштылар
Безнең районда, бөтен республикадагы кебек үк, аучылык җирләрендә кыргый хайваннарга җимлекләр кую һәм аларны тукландыру буенча акция бара. Бу чарада Колай авылыннан дүртенче сыйныф укучылары катнашты. Безнең район буенча күзәтчелек һәм биологик ресурсларны саклау өлкәсендә җитәкче Вячеслав Кузнецов белән бергә алар кыргый хайваннарга азык әзерләделәр.
- Мондый чаралар балаларда кече туганнарыбызга мәхәббәт тәрбияли. Икенче яктан, балаларга бездә нинди хайваннар яшәвен, аларның нәрсә ашауларын һәм эчүләрен белү кызык. Без бу хакта аларга очрашулар вакытында сөйлибез, - дип билгеләп үтә Вячеслав Игоревич.
Акция ахырына якынлаша, ул 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар кушыла. Чараның максаты – аучылык ресурсларын саклау, торгызу һәм уңайлы шартлар тудыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа