Питрәч укытучысы Евгений Агачев: «Беркайчан да икеле куймыйм»
Аңа Питрәч икенче мәктәбендә үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше йөкләнгән
“Мин алар белән бер дулкында", – диде тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Евгений Агачев, балалар белән ничек уртак тел табасыз, дип сорагач. Быел бу предметны Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дип үзгәрттеләр.
Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
“ХӘРБИ УЧИЛИЩЕДА МИНЕ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТТЕЛӘР, УКУЧЫЛАРНЫ ШУҢА ӨЙРӘТӘМ”
Евгений үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган. Парта артында утырганда ул үсеп җиткәч, хәрби булачагы турында хыяллана торган була. Аның яраткан предметлары тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура була. Беренчесен Фәһим Василович, икенчесен Михаил Николаевич алып барган. Женя “Аҗаган” уеннарының даими катнашучысы була. Тартылу һәм идәннән күтәрелү буенча беренче ике урынны яулаганда ничек горурлануын яхшы хәтерли.
Унберенче сыйныфтан соң ул Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, ике ел контракт буенча хезмәт итә, Владимир шәһәрендә 44 нче гвардия танк полкы взвод командиры, шунда уку үзәгендә укытучы була, хәрби хезмәткәрләр белән дәресләр алып бара. Шуңа күрә аннан киткәч, үзе укыган мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша, бу 2012 елның ноябре була. Тиздән тормыш иминлеге нигезләре дәресләрен алып баруга күчә, быелгы уку елыннан бу предмет Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре дип атала. Бу яңалыктан Евгений Юрьевич югалып калмый, чөнки болар аның өчен таныш.
– Мин дәреслекләр, программа белән танышкач, хәрби училищеда мине нәрсәгә өйрәткәннәр, хәзер укучыларыма шуны өйрәтәчәгемне аңладым, – ди укытучы. - Монда көрәш алып бару тактикасы да, стройга һәм атуга әзерлек тә керә. Элек тә без коралны дөрес тотарга, дөрес марш атларга өйрәнә идек, тик хәзер бу юнәлештә тагын да күбрәк эшләячәкбез. Тулы башлангыч хәрби әзерлек, аның нигезләрен, уставны өйрәнү булачак. Яңа программага күчү өчен, без үзебез дә “Патриот” спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләү үзәгендә өч көнлек практика белән яңадан әзерлек алып бардык, – дип сөйли Евгений Юрьевич.
Аның тәрбияләнүчеләре – сигезенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр укучылар. Һәр сыйныфка атнасына бер дәрес билгеләнгән. Алар тормыш иминлеге нигезләре дәресендә дәфтәргә язып, биремнәр чишеп баш ватмый, нинди дә булса кагыйдәләр ятламый, әлбәттә, алар моңа шат кына. Ләкин монда да игътибарлылык таләп ителә. Алар бер рәткә, колоннага тезеләләр, марш ясыйлар, пневматик винтовкадан аталар, Калашников автоматын сүтепҗыялар.
– Барлык фәннәр дә яхшы, әмма химия, математикада башны эшләтергә кирәк, укучыларның бераз ял итәсе, шартларны үзгәртәсе килә, кайвакыт үзләре дә урамда марш атлатуны сорыйлар, – ди укытучы. – Мин балаларга үземнең курсант һәм хәрби тәҗрибәм, безнең традицияләребез, армиядәге гомерлек дуслык, танкта йөрүем турында сөйлим. Әлбәттә, балалар илһамлана, хәтта кызлар да. Бездә ел саен хәрби училищега укырга керү өчен кандидатлар бар. Егетләр махсус хәрби операция темасы, монитор аша күп чакрымнан идарә итүче пилотсыз очкычлар эше белән дә кызыксыналар. Техниканы өйрәнергә яраталар. Яңа предмет кысаларында без матди базаны җиһазландыруны, шул исәптән дрон кайтарылуын көтәбез, – дип билгеләп үтте Евгений Агачев.
“45 МИНУТ 10 МИНУТ КЕБЕК УЗА ДА КИТӘ”
Тормыш иминлеге нигезләре укытучысының кечкенә генә кабинетында Калашников автоматлары һәм пневматик винтовка саклана, алар сейфта тора. Шкаф киштәләрендә противогаз, хәрби форма, аны ярышлар узган көннәрдә кияләр: бушлат һәм итекләр, күлмәк һәм фуражкалар. Дәрестә хәрби исемнәр, гаскәрләр төрләре темасын үткәндә укытучы укучыларга лейтенант формасын күрсәтә, лампаслардан башлап – команда составының аермасын аңлатучы төсле билгеләргә кадәр күрсәтә, барысын да яхшылап аңлата. Мәктәп программасында хәрби җыеннар бар. Әгәр элек алар унынчы сыйныф укучылары өчен генә биш көнлек булса, хәзер сигезенче сыйныф укучылары өчен дә өч көн булачак.
– Укучылар минем предмет белән ул аларның расписаниесендә күренгәнче үк кызыксына башлыйлар. Бишенче сыйныф укучылары яныма йөгереп киләләр дә кайчан аларда бу дәресләр башланачагын сорыйлар, чөнки өлкәнрәк укучыларны күрәләр, аларның да тизрәк армия формасын киеп карыйсы, янгын сүндерү частена экскурсиягә барасы килә, манекенда беренче медицина ярдәмен күрсәтергә, ясалма сулыш алырга, йөрәккә массаж ясап карарга телиләр. 45 минут җитми, алар 10 минут кебек кенә узып китә. Сыйныфта уртача 25 бала, һәм һәрберсе автомат җыеп карарга тели. Ләкин кыңгырау чылтырый, ә икенче дәрескә кадәр аларга бер атна көтәргә кирәк. Кайберәүләрнең түземлеге юк, тәнәфестә яки дәрестән соң киләләр. Мин алар өчен вакытымны кызганмыйм. Практик дәресне генә түгел, теоретик дәресне дә кызыклы итеп үткәрергә тырышам. Дәрестә утырганда тәрәзәгә карыйбыз, һәм мин башка бинага кадәр араны кул астындагы предметлар – шырпы тартмасы, ручка башы белән исәпләп чыгарырга кушам, – ди укытучы эшенең нечкәлекләре белән уртаклашып.
Ул КФУда һәм ТИСБИда квалификация күтәрү курслары узган, шуңа күрә тарих һәм җәмгыять белемен укыта ала, әмма аның эше күп. Евгений Юрьевич безнең районда "Яшь армияче" штабы башлыгы булып тора. Мәктәп отрядлары арасында хәрби уеннар уздыралар. Сентябрь башыннан балалар иҗат йортында картинг буенча яңа секция эшен алып бара, анда әлегә 12 бала йөри, тренировкалар атнага ике тапкыр уза. Тиздән ярышларда катнашырга планлаштыралар.
– Мине балалар яратамы? Белмим, алардан сорау яхшырак булыр. Мин беркайчан да икеле куймыйм, өчлене дә бик сирәк куям. Укучылар, нигездә, барысын да “яхшы” һәм “бик яхшы”га башкаралар. Бу мин яхшы укытучы булганга түгел, балалар чыннан да тырышалар. Без беркайчан да бәхәсләшмибез, алар мине тыңлыйлар – туган көн саен минем өемә төн уртасында киләләр, әлбәттә, мин аларга болай эшләмәскә кушам. Торт белән сыйлыйлар, ә көндез тактага котлаулар язып тутыралар, – дип сөйләде ул.
Яшь укытучының моңа ачуы килми. Мөгаен, бу балаларның аны яратуын аңлатадыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа