Питрәч урманчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә
Нәкъ менә алар яшел байлык сагында тора
Сентябрьнең өченче якшәмбесендә безнең илдә урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Питрәч районында урманнар 13000 гектардан артык мәйданны били, анда төрле токымдагы агачлар үсә, алар арасында нарат, чыршы, каен, юкә, карагай, усак бар.
– Билгеле булганча, безнең эшебез урман байлыкларын саклау һәм арттырудан гыйбарәт, – дип билгеләп үтте хуҗалык белән инде ун ел җитәкчелек итүче Питрәч урман хуҗалыгының участок урманчысы Булат Галимуллин. – Бу эссе җәйдә янгын куркынычы булу сәбәпле, эшләр күп булды. Без тәүлек буе көчәйтелгән патрульлек оештырдык. Бездә янгын сүндерү техникасы бар – ГАЗ-53 машиналары, УАЗ “Фермер”, мотопомпалар, зур савытлар, янгын сүндергечләр. Берничә тапкыр янган үләнне сүндерергә чыктык. Хезмәткәрләрнең уяу булуы аркасында урман янгыннарына юл куелмады.
Питомникта ел саен 750 меңнән артык үсенте үстерәбез, нигездә нарат, чыршы, ясень-ланцетник. Биредә ирле-хатынлы Әхмәт һәм Рания Гыйззәтуллиннар эшли, ире – питомник мастеры, хатыны – үсентеләр үстерүче. Ир белән хатын куелган бурычны бик яхшы үти, аларның һәм тәҗрибәле урман осталарыбыз Айдар Бикмөхәммәтов һәм Илдар Хәйруллин эшеннән канәгатьбез.
МТЗ-82 тракторыбыз бар, Рәшит Галиев урман әзерләү, ә Тәлгать Сәйфетдинов туфракны культивацияләү һәм янгынга каршы минераль полосаларны эшкәртү белән мәшгуль. Дәүләт бурычларын да үтибез, санитар кисү, утырту һәм карау, туфракны көзгә әзерләү эшләрен башкарабыз. Быел ун гектарда агач утырттык, бу 100 меңнән артык үсенте.
Һөнәри бәйрәм алдыннан барлык хезмәткәрләребезне, гомер буе урман хуҗалыгында эшләгән хөрмәтле ветераннарны котлыйм, болар Хәйдәр Ибраһимов, Дариат Гайфуллин, ТРның атказанган урманчысы Габделбәр Илдарханов, Галия Мрасова, Галимә Хәмидуллина, Гөлфирә Шәмсиева, Александра Асафова, Шәүкәт Әюпов, Сәйфетдин Гомәров, Хәмит Шәрипов, Харис Газыймов.
“УРМАНДА КУНГАН ЧАКЛАР ДА БУЛА”
Айдар Бикмөхәммәтов 13 ел урман мастеры булып эшли. Дуслары киңәше буенча урнашкан, һәм моңа бер дә үкенми. Аңа беркетелгән участок туган авылы Күн янында урнашкан.
– Минем карамакта 3000 гектар җир бар, – дип сөйләде урман мастеры. – Төп агачлар ылыслы – чыршы, нарат, шулай ук яфраклы агачлар да үсә. Безнең урманнарның җиләккә, гөмбәгә бай булуы сер түгел, шуңа күрә монда һәрвакыт кеше күп була. Көн саен берничә тапкыр урманнарны әйләнеп чыгарга, чүпләмәсеннәр, агачларны кисмәсеннәр, учак якмасыннар өчен күзәтергә туры килә. Моның өчен штрафлар бик зур. Бәхеткә, район халкы һәм кунаклары тарафыннан мондый тупас тәртип бозулар күзәтелмәде. Көненә 35-60 километр юл үтәм.
Җәйге коры көннәрдә без тәүлек буе урманнарда патрульлек иттек, монда килүчеләрне кисәттек, һава шартларын исәпкә алырга кирәклеген аңлаттык. Учак ягу гына да хокук бозучыга кырык мең сумнан артыкка төшәчәк. Урманнарда патрульлек итүне без кар эрегәннән соң башлыйбыз һәм көзгә кадәр дәвам итәбез.
Быел минем участокта 2,4 гектарда 10000нән артык нарат утырттык. Яшь үсентеләрне өч тапкыр карап, тәрбияләдек. Шуңа күрә ел буе эш җитәрлек. Җәен урманнарны саклап шунда кунганыбыз да бар.
“ТАБИГАТЬ ҺӘМ АНЫҢ МАТУРЛЫГЫ ҮЗЕНӘ ТАРТА”
Виктор Лянчевский урман мастеры булып бер елга якын эшли, безнең районга Казахстаннан күчеп килгән.
– Беренче чиратта, табигать һәм аның матурлыгы җәлеп итә, – ди Виктор. – Минем туган илемдә урманнар аз иде. Гаиләм белән Питрәчкә күченгәч, урман мастеры Адель Гарипов миңа үземне урман хуҗалыгында сынап карарга тәкъдим итте. Әлбәттә, башта шикләр булды, ләкин минем теләгем һәм өлкән хезмәттәшләремнең киңәшләре ияләшергә ярдәм итте. Беренче вакытта да, хәзер дә хезмәттәшләр һәр эштә ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр. Аеруча да Илдар Хәйруллинга һәм Айдар Бикмөхәммәтовка рәхмәтлемен, алар иң тәҗрибәлеләре һәм урманның барлык серләрен беләләр. Минем участок иң зурлардан санала: Иске Шигалидән Ленино-Кокушкинога кадәр, гомуми мәйданы 3000 гектар тәшкил итә, анда күбесенчә яфраклы агачлар – юкә, имән, өрәңге үсә, шулай ук нарат һәм чыршы да бар.
Авырлыкларга карамастан, урманда эшләү ошый, иң мөһиме – эшне бөтен күңелеңне биреп башкару. Утырту, яшь үсентеләрне карау, саклау һәм патруль – болар барысы да кызыклы эш, – дип сүзен тәмамлады әңгәмәдәшем.
Аның хатыны Светлана – район үзәге даруханәсендә фармацевт, улы Игорь беренче сыйныфка укырга кергән, кызы Регинага – дүрт яшь. Буш вакытларында гаилә башлыгы аларны урманга алып бара һәм аны саклауның мөһимлеге турында сөйли.
“БЕЗ ҺӘРВАКЫТ УЯУ”
Илдар Нәҗиповның вазыйфасы бик җаваплы, ул янгын сүндерү машинасы йөртүчесе. Быелгы җәй эссе, коры булды, шуңа күрә янгын куркынычы да зур иде.
– Без һәрвакыт постта, уяу. Бу сезонда ике тапкыр коры үлән янгынын сүндерергә чыктык. Урман мастерлары һәм иреклеләр белән бергә без утны тиз арада сүндердек. Урманга килүчеләргә һәрвакыт сак булырга кирәклеген искә төшерәбез, – ди Илдар Нәҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа