Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч ветеринарлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Яшь белгечләр Алинә Зәйнетдинова һәм Алинә Гарипова малларның сәламәтлеге сагында тора

31 августта илебездә Ветеринария хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Ветеринарларның төп бурычы – уңай эпизоотик хәлне саклау, азык-төлек иминлеген тәэмин итү, куркыныч авырулар профилактикасы буенча чаралар үткәрү. Йорт хайваннарына ярдәм күрсәтүдә аларның роле бәяләп бетергесез. Яшь белгечләр Алинә Зәйнетдинова һәм Алинә Гарипова билгеләп үткәнчә, аларның эше бик җаваплы.

БАЛАЧАКТАН УК АВЫРУ ХАЙВАННАРНЫ ЖӘЛЛӘГӘН

Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Алинә Зәйнетдинова тумышы белән Теләче районыннан. Олы Мәтәскә авылында туыпүскән. Балачакта йорт хайваннары белән уйнарга һәм аларны карарга яраткан. Җәен көтү каршылаган, әнисенә хуҗалыкта булышкан. Хайваннар авырганда, Алинә аларны бик кызганган, ярдәм итәргә теләгән. Шуңа күрә югары сыйныфларда язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә һәм ветеринар булырга карар кылган. Теләче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормыйча, Казан ветеринария академиясенә укырга керә, аны уңышлы тәмамлый һәм диплом ала.

Декрет ялыннан соң яшь әни Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсенә табиб-серолог сыйфатында эшкә чыга. Моңа кадәр студент практикасын безнең районда кошчылык фабрикасында узган була.

– Минем бурыч – эре мөгезле терлекләрнең йогышлы авыруларга канын тикшерү, – дип сөйләде Алинә. – Районның зур хуҗалыклары белән генә түгел, шәхси сектор белән дә эшлибез. Безнең сезон – көз һәм яз. Ветеринария табиблары канны датасы, номеры язылган пробиркаларда китерә. Беренче чиратта барысын да журналларга теркибез. Анализны хезмәттәшебез, лаборантка Алена Кугарчинова белән бергә ясыйбыз. Беренче көннәрдә алтмыш пробиркага кадәр, ә аннары 200-250шәр пробирка тикшерәбез. Безнең район экологик яктан чиста. Әлбәттә, аерым очраклар була, алар өстендә бергәләп эшлибез. Безнең коллектив теләсә кайсы вакытта бер-берсенә ярдәм итәргә әзер. Эшем миңа бик ошый, юкка гына бу һөнәрне сайламадым. Ел саен безне Казанга классификацияне күтәрүгә чакыралар. Шулай акрынлап тәҗрибә һәм белем туплыйбыз, – дип билгеләп үтте белгеч.

Питрәч районына килүенә кияүгә чыгу сәбәпче була. Булачак ире Рәдиф Зәйнетдинов белән Алинә Шәледә сабантуйда танышкан. Ул медик, Казан хастаханәсендә эшли. Пар ике ул үстерә. Рифат дүртенче сыйныфка бара, Рәзилгә 4,5 яшь. Гаилә һәр җәй саен диңгезгә барырга тырыша, инде өч тапкыр Кара диңгездә булганнар. Гаилә учагын саклаучы өй эшләрен дә яхшы башкара, ирен һәм балаларын татар ризыкларын әзерләп сыйлый. Хәрәкәт – ул тормыш. Алинә дә шулай дип саный, шуңа күрә саф һавада җәяү йөрергә тырыша, шул исәптән эшкә дә, аңа бер якка якынча өч километр юл үтәргә кирәк.

ҺӨНӘР САЙЛАРГА АБЫЙСЫ ЭТӘРГӘН

Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Алинә Гарипованың әти-әнисе дә Питрәч районында эшлиләр, әнисе Тәнзилә Рамазан кызы – кошчы, әтисе Вячеслав Андреевич – үзәк хастаханәдә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче. Ә аларның кызы балачакта зур сәүдә үзәгендә сатучы-консультант булырга хыялланган. Гаиләдә алар икәү үскәннәр. Абыйсы Артем сеңлесеннән биш яшькә олырак, һәрвакыт хайваннар белән мавыга һәм мәктәпне тәмамлагач, ветеринария академиясенә укырга керә. Әллә ул аңа үзенең һөнәре турында шулкадәр кызык итеп сөйләгәнме, әллә башка берәр нәрсә йогынты ясаганмы, Алинә дә абыйсы юлыннан китәргә карар кылган. Диплом алганнан соң 2019 елда районның сөт заводына ветеринария табибы булып эшкә урнаша.

Бер елдан соң, 2020 елда Саба районыннан Рамил Гариповка кияүгә чыга. Алар социаль челтәрләрдә танышканнар һәм алты ел дуслашып, аралашып йөргәннәр. Бүген аларның өч яшьлек уллары Әмир үсә. Ире төзүче булып эшли, ә хатыны декреттан соң, нәкъ бер ел элек Питрәч ветеринария берләшмәсенә ветеринария табибы һәм санитария эксперты булып урнаша.

– Безнең ветеринария табиблары һәрвакыт иртәдән район хуҗалыкларына чыгалар, чөнки анализ ясау өчен иртәнге савым сөте кирәк, аны шешәләргә салып китерәләр, – дип сөйли Алинә. – Без майларны, аксымнарны, тыгызлыкны, су микъдарын, кислота күләмен билгелибез. Шулай ук сыерларда мастит авыруларын да ачыклыйбыз. Заманча аппаратлар барысын да төгәл күрсәтә, һәр операция биштән алып ун минутка кадәр вакыт ала. Шулай ук ашлыкка анализ ясыйбыз, сәүдә нокталарында сату өчен иткә тамга салабыз. Безгә ел буе эш җитәрлек, барлык нюансларга карамастан, минем һөнәрем миңа ошый. Туган районымда яшим һәм эшлим. Безгә, яшь белгечләргә, 15 мең сум өстәп түлиләр, бу да стимул, – ди ул.

Эштән соң Алинә улын тәрбияләү, өй эшләре белән мәшгуль. Әлегә әти-әниләрендә яшиләр, тиздән аларның түбән күл тирәсендә үз йортлары булачак. Белгечләр эшеннән җитәкчелек тә канәгать.

– Яшь булуларына карамастан, безнең кызлар үз эшләрен беләләр һәм яраталар. Безнең коллективка яхшы, квалификацияле хезмәткәрләр җыелды, алар үз эшләрен сыйфатлы һәм намуслы башкаралар, – диде үз кул астындагылар турында Питрәч ветеринария берләшмәсе башлыгы Сергей Егоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса