Питрәч волонтерлары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен коры ашлар әзерли
Аларны ил сакчыларына ярдәм итү теләге берләштерә
Ашның хуш исе һәм тәме белән бергә аны әзерләүчеләрнең күңел җылысын да тоярга була. Махсус хәрби операция зонасына питрәчлеләр консервалар гына түгел, өй ашлары да җибәрә башладылар. Волонтерлар аларны бозылмасын өчен ничек ясаулары һәм кыр шартларында ничек тиз пешерергә кирәклеге турында сөйләде.
Питрәчлеләр хәрбиләргә ярдәм итүнең яңа ысулларын таба. Алар зур чыгымнар таләп итмәгәннәре, ә күбрәк файда китерә торганнарын сайлыйлар. Иң популярлары үз кулларың белән ясалганнары: окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре. Аларга хәзер тиз пешерелә торган коры ашлар да өстәлде. Кощак авылында яшәүче Надежда Нәбиуллина телевизордан аларны гади хуҗабикәләр ясавын күрә, һәм моның бер дә катлаулы түгеллеген аңлый. Моның өчен күп итеп яшелчәләр кирәк, аларны юарга, чистартырга, пешерергә, угычтан уарга, махсус аппаратта киптерергә генә кирәк. “Моны без дә булдыра алабыз бит”, дип уйлый ул һәм идеяне “Чистое сердце” оешмасының җирле волонтерларына җиткерә.
Бик тиздән барысы да сүздән эшкә күчә. “Супы Кощаково” төркемен оештыралар, битараф булмаганнар бу эшкә кушыла, анда бүген 80 кеше исәпләнә. Кем яшелчәләрне бушлай бирә, кем аларны өйдә үзе эшкәртә. Ике атнада ингредиентлар җитәрлек күләмдә җыелган, аларны фасовкалау өчен кайда бергә җыелып булыр икән, дигән сорау килеп туа. Авыл мәдәният йорты холлына җыелырга булалар.
Эшне Надежда оештыра. Ул тумышы белән Мари Эльдән, Казан медицина университетын тәмамлаган, казанлыга кияүгә чыккан. Гаилә биш ел элек Кощакка күченә. Бүген ул декретта ике бала әнисе. Элек волонтерлык белән актив шөгыльләнмәгән, әмма ире белән гуманитар ярдәм җыюда катнашкан.
– Мин хәзер декретта, шуңа күрә минем буш вакытым бар. Шәхси йортта яшим, капчыклап, чиләкләп китергән яшелчәләрне сакларга подвал бар, – ди Надежда.
Әлегә ике төрле аш – борчак һәм чөгендер ашлары ясыйлар. Шулпасы тавык итеннән, итне дә киптерәләр, тәмләткеч өстиләр. Беренчесенә борчак, кишер, бәрәңге, яшел тәмләткеч үләннәр, икенчесенә стандарт борщ җыелмасы керә. Чыгым зур: мәсәлән, 60 килограмм чи бәрәңгедән 11 килограмм киптерелгән бәрәңге чыга.
Коры ашларны төргәккә төрергә шул ук төркемнең катнашучылары җыелды. Алар арасында Богородск балалар бакчасыннан Ольга Кокорина да бар. Ул үзенең эш көненә туры килгән ялын шушы эшкә багышларга булган.
– Безгә бу вакыйгалар таныш. Иремнең бертуган энесе махсус хәрби операциядә һәлак булды, шуңа ярдәм итәбез, – диде ул. – Бу безнең егетләребез өчен эшли алган эшнең бер өлеше генә. Минемчә, алар үзләре өчен тырышуыбызны аңлыйлар, – дип билгеләп үтте Кристина Андрееваның тагын бер ярдәмчесе.
Ул әнисе һәм алты айлык кызы белән килгән иде. Бу исәп буенча икенче уртак фасовка. Беренче тапкыр зип-пакетларда 300 порция әзерләгәннәр. Аларны хәрби хезмәткәрләргә башка гуманитар йөк белән бергә сентябрьдә илткәннәр.
– Без егетләр белән бер порцияне пешереп карадык, – дип сөйләде гуманитар ярдәмне тапшыручы Олег Попков. – Мин үзем белән юлга стаканнар алдым. Коры ашны шунда салдык, өстенә кайнар су агыздык. Барысы да 10 минут эчендә әзер булды, туклыклы аш килеп чыкты, тик ингредиентлары гына ваграк. Егетләр мондый ризыкны сагынганнар, чөнки аларга күңел җылысы, өй җылысы салынган, – ди волонтер.
Ашлар төрү ысулын камилләштереп бетердек. Хәзер аш белән комплектта майонез бара, бер тапкыр кулланыла торган приборлар – барысы да шул ук стаканга сыя. Бу партияне 1000 порция күләмендә шушы көннәрдә илтәчәкләр. Үзләренең яшелчәләрен волонтерларга бирергә те ләүчеләр Надеждага 89600716730 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа