Питрәч хәрби хезмәткәрләренә гуманитар ярдәм күрсәтү дәвам итә
Игелекле эштә район җитәкчелеге дә, волонтерлар да, хезмәт коллективлары да катнаша
Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»
Махсус хәрби операция зонасына Питрәч районы халкыннан чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр.
Хуҗалык товарлары һәм азык-төлек тутырылган тартмалар, капчыклар һәм төргәкләрне, гадәттәгечә, балалар иҗат йортында җыйдылар. Аннан аларны зур фурага төяделәр. Бу йөк партиясен битараф булмаган район халкы, оешма-учреждение хезмәткәрләре, волонтерлар берничә атна дәвамында туплады. Һәркайсының максаты бер – хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.
Мондый характердагы йөкләр хәрби операция зонасына безнең районнан даими җибәрелә. Моны район башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов та билгеләп үтте.
– Ел башыннан бирле Питрәч районы 26 миллион сумнан артык гуманитар ярдәм күрсәтте, – диде ул һәм йөк җыюда, төяүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.
Мобилизацияләнгәннәрнең якыннары аларга ярдәм итү буенча инициатив төркемнәргә берләшүне дәвам итә, эшмәкәрләр посылкалар әзерли, хатын-кызлар маскировка челтәрләре бәйли. Бу юлы да Совет офицерлары Союзы һәм районның көмеш волонтерлары 34 маскировка челтәре, өч костюм, шулай ук 70тән артык окоп шәмнәре тапшырдылар. Төрле яшьтәге хатын-кызлар челтәрләрне көн саен үрәләр. Алар үз эшләренең мөһимлеген яхшы аңлыйлар, күңел җылысын биреп эшлиләр.
– Безнең эштә артык куллар беркайчан да комачауламаячак, – ди волонтер Марина Демидович. – Килгән һәм безнең эшкә кушылырга теләгән һәркемгә шат булачакбыз, – ди ул.
– Безнең бурычыбыз – берләшү, Ватаныбызны, гаиләләребезне, балаларыбызны саклаучы барлык егетләргә ярдәм күрсәтү. Безнең киләчәк аларның җиңүенә бәйле, – диде ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий.
Район вәкилләре Азат Шәйхисламов һәм Виктор Курмышев Северодонецк шәһәрендә хәрби хезмәткәрләр белән күрештеләр.
– Йөк алгы сызыктагы хәрбиләрнең үтенечләрен һәм теләкләрен исәпкә алып тупланды, алар сораган бөтен нәрсәне җыярга тырыштык, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, ул йөкне билгеләнгән урынга кадәр озата барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа