Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч ЗАГСында гаилә тормышы юбилярларын котладылар

Аларның мәхәббәте ярты гасыр буена сакланган

Зур никах тәҗрибәсе булган һәр парның үз мәхәббәт тарихы һәм бәхетле гаилә сере бар, алар үз балаларына һәм оныкларына үрнәк булып торалар.

ГОМЕР БУЕ ИРЕ БЕЛӘН ХӘРБИ ГАРНИЗОННАРДА ЙӨРГӘН

Фото: © Ләйсән Мифтахова

Юрий Иванович белән Мария Ивановна 55 елга якын бергә. Бу икесенең дә казанышы дип саныйлар алар. Танышкан көннән үк бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәттә булалар. 1969 елның җәендә очраклы очрашу аларны гомерлеккә кавыштыра.

Хатыны Питрәч авылында туган һәм яшәгән, ире – Харьковтан. Харьков хәрби училищесын тәмамлаган, Липецк өлкәсендә хезмәт иткән. Ул елны аларның частен безнең районга урып-җыю эшләренә җибәргәннәр. Шул вакытта Питрәчтә “Меша” рестораны ачыла. Шунда яшь лейтенант Юрий чибәр кызны күреп ала. Танышалар, бергәләп дискотекага йөри башлыйлар. Көзен Юрий Иванович частька кайта, ә декабрьдә Мария Ивановнага тәкъдим ясый. Ул ире белән аның хезмәт итү урынына Липецк өлкәсенең Грязи шәһәренә китә. Бу хәрби частьтә аларның кызлары Лариса, биш елдан уллары Валерий туа.

Офицер хатыннары – үзенчәлекле категория кешеләре: билгеле булганча алар бер урында гына яшәми, аларга күченеп йөрергә туры килә. Хәрби хезмәткәр өчен "эш вакыты" төшенчәсе юк, "хезмәт" төшенчәсе генә бар. Гаиләдә бөтен хуҗалык эшләре хатын-кыз җилкәсенә төшә, Мария Ивановна бу рольне бик яхшы башкара. Ул гомер буе хәрби гарнизоннарда ире артыннан ияреп йөри. Байкал аръягында хезмәт иткән вакытта аларның өченче балалары – уллары Алексей туа. Юрий Иванович белән Мария Ивановна бик матур кыз һәм лаеклы, батыр уллар, Ватан саклаучылар тәрбияләп үстерәләр.

Пенсиягә чыккач һәм Питрәчкә кайткач, Юрий Иванович әле озак еллар Сельэнергода эшли. Ир белән хатын бүген дә эшсез утырмыйлар. Бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Ире укырга ярата, тарих белән кызыксына. Күп вакытларын оныклары белән үткәрәләр.

ИКЕСЕНӘ ДӘ БИК КҮП ГРАМОТАЛАР ҺӘМ НӘТИҖӘЛЕ ХЕЗМӘТЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТ ХАТЛАРЫ ТАПШЫРЫЛГАН

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Богородск авылыннан ирле-хатынлы Ежковларның гаилә тормышы 1974 елның 9 августында башлана. Геннадий Егорович белән Мария Петровна мәктәптән үк таныш булганнар. Егет бер сыйныфка олырак, һәм алар ул чакта бер-берсенә әллә ни игътибар итмиләр. Барысы да соңрак була. Мария Петровна мәктәпне тәмамлагач, балалар бакчасына эшкә урнашка, Геннадий Егорович совхозда электрик булып эшли, шул чакта алар очраша башлыйлар.

Ул вакытта, җитмешенче елларда, барлык предприятиеләрдә үзешчән эшчәнлек оештыру гадәте була. Безнең бүгенге геройларыбыз да концертларда катнашалар. Репетицияләрдән Геннадий Марияне күрше авылга озата кайткан, шул чакта еш аралаша башлаганнар. Кыз егетнең әдәпле, кайгыртучан, игътибарлы булуын тоя. Ике ел шулай дуслашып, аралашып йөриләр, мөнәсәбәтләрен ныгыталар һәм өйләнешәләр.

Ежковлар гомер буе намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт куйганнар, бу хакта аларның гаилә архивында сакланган күпсанлы грамоталар һәм рәхмәт хатлары раслый. Мария Петровна 30 ел Богородск авылында алыштыргысыз балалар бакчасы мөдире була. Геннадий Егорович туган совхозында 40 ел машина йөртүче булып эшләгән. Ир белән хатын ике бала үстергәннәр, хәзер оныклар тәрбияләргә ярдәм итәләр.

Мария Петровна һәр гаиләнең үз бәхет рецепты һәм дөрес гаилә мөнәсәбәтләре булырга тиеш дип саный. Гаилә һәр кеше өчен ышанычлы тыл булып тора, үз-үзенә ышаныч өсти. Гаиләдә үзара хөрмәт, аңлашып яшәү һәм бер-береңә юл кую булырга тиеш.

АЛАРНЫҢ ГАИЛӘ БЕРЛЕГЕ СЕРЕ ҮЗАРА АҢЛАШЫП, ЮЛ КУЕП ЯШӘҮДӘ

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Җәббаровлар гаиләсенең якты йолдызы 50 ел элек кабынган һәм ул аларның икесенә генә түгел, тормыш юлында очраган һәркемгә яктылык бүләк итә. Минзифа Ибраһим кызы Шәле авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга китәргә карар кыла, шәраб заводына эшкә урнаша. Анда аларның язмышларында хәлиткеч очрашу була. Илгиз Гәрәевич яшь чибәр кыз Минзифага игътибар итә. Ул үзенең тыйнаклыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аның йөрәген яулап ала. Аларның хисләре уртак була. Һәм 1974 елның 10 августында Шәле авыл Советында яшьләр гаилә берлеген теркиләр. Алда аларны вакыйгалар белән тулы кызыклы гаилә тормышы көтә. Ир белән хатын бергә үз тормышларын коралар, берберсе турында кайгыртып яшиләр, тырышып эшлиләр.

Илгиз Гәрәевичның хезмәт стажы 50 елдан артык, шуларның 22 елында Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасында хезмәт куйган. Заводта утыз ел эшләү дәверендә слесарьдан баш инженерга кадәр юл үтә. Минзифа Ибраһимовна озак еллар йорт идарәсендә инженер булып эшли. Аларның ике кызлары була. Ике кызы да Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаганнар. Илгиз Гәрәевич һәм Минзифа Ибраһимовна – дүрт оныклары һәм бер оныкчыклары өчен бәхетле бабай һәм әби. Ир белән хатын гаиләдә үзара аңлашу һәм хөрмәт, сабырлык һәм юл куя белү, үзара ярдәмләшү мөһим дип саный.

БЕРГӘ ЭШЛӘДЕК, БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ БУЛЫШТЫК

Фото: © Ләйсән Мифтахова

Гайсә Ганиев 1950 елның 20 гыйнварында Татар Казысы авылында алтынчы бала булып туа. 1959 елда унынчы баласын тапканда әнисе вафат була. Шул ук елны Гайсә балалар йортына эләгә. Әтисе икенче тапкыр өйләнгәч, аны кире өенә алып кайта. Улына бу вакытта 14 яшь була.

1967-1971 елларда техникумда укый, 1971-1973 елларда армиядә хезмәт итә. 1973 елда аны Кибәк Иле авылына зоотехник итеп җибәрәләр. Шунда ул булачак хатыны Фаягөл белән таныша. Ул сыер савучы була, алар бергә эшлиләр, берберсенә ярдәм итәләр.

– Мин аның журналларын тутырдым, – дип елмаеп искә ала Фаягөл апа.

Тугыз айдан соң алар өйләнешәләр.

Фаягөл Хәсбиена 1950 елның 24 сентябрендә туган. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул егерме ел сыер савучы, аннан соң тагын егерме ел бозау караучы булып эшли.

Гайсә Газизулла улы белән Фаягөл Хәсби кызы ике бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер аларның дүрт оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Бүген алар лаеклы ялда. Әмма алар эшсез утырмыйлар, җәен чебиләр, үрдәкләр үстерәләр, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, бигрәк тә җиләк үстерергә яраталар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса