Питрәчле Александр Кочетов: «Рәхмәттән дә кыйммәтрәк нәрсә юк»
Районда яшәүче үз эшчәнлеге турында сөйләде.
Богородск авыл җирлегендә ирекле янгын сүндерүчеләр дружинасы эшли. Аны оештыручы һәм җитәкчесе Александр Кочетов аның эшчәнлеге турында тулырак сөйләде.
– Ирекле янгын сагы - физик һәм юридик затлар инициативасы белән оештырылган янгын сагы иҗтимагый берләшмәсе. Без янгыннарны кисәтүдә, сүндерүдә һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкаруда катнашабыз.
2021 елда төзелгән безнең дружина составына 15 ирекле янгын сүндерүче керә. Безгә эшкә 18 яшьтән алып, сәламәтлекләре ягыннан барысы да тәртиптә булган Россия Федерациясе гражданнары килә ала. Белеме нинди булу мөһим түгел, ләкин һөнәри белем алырга кирәк булачак. Машина йөртүче булу өчен махсус сигналлы автомобиль белән идарә итүгә рөхсәт бирү өчен уку узарга кирәк.
Күп кенә вакыйгалар хәтердә кала. Бервакыт мин янган йорттан бер кызны алып чыктым, моның өчен медальгә тәкъдим ителдем, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы министрыннан грамота алдым. Көектәге төзелеп килүче йортның стенасы ишелеп төшкән вакыттагы бер вакыйга истә калды. Бигрәк тә балалар белән бәйле хәлләргә бик нык борчылам. Бервакыт бала өйдә берүзе калган, чөнки ишек бикләнә, ачкычлар эчтә кала, шуңа күрә безгә торак бинага тәрәзә аша керергә туры килде.
Кемнеңдер милкен, ә кайчакта гомерен коткарып калгач, чыннан да мөһим эш белән шөгыльләнүеңне аңлыйсың. Ирекле янгын сүндерүчеләргә хезмәт хакы каралмаган. Кешеләрнең рәхмәте акчадан да кыйммәтрәк. Иганәчеләр ярдәмендә иреклеләр янгын сүндерүче киеме белән тәэмин ителә. Быел бездә әлегә 52 чакыру теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа