Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Энҗе Козлова: «Көненә 12 сәгать аякта»

Беренче декрет ялыннан соң Энҗе Хәйдәровна азык-төлек кибетенә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр сәүдә өлкәсендә эшли.

Ел саен июльнең дүртенче шимбәсендә Россиядә сәүдә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу өлкә – иң мөһимнәрнең берсе, чөнки халык саны һәм аның белән бергә азык-төлеккә һәм башка товарларга ихтыяҗ да арта. Бу хакта Энҗе Козлова яхшы белә.

Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»

Энҗе бала чагында да, яшь чагында да иҗади сәләтләргә ия була – җырлый, бии, мәктәпләрдә, районда үткәрелгән чараларда катнаша, табигать аңа чибәрлекне дә кызганмаган. Ул артист булырга теләгән. Иске Йорт авылында Сөембикә Шәйхетдин кызы белән Хәйдәр Гаяз улы гаиләсендә өченче бала булып туган. Күрше Чыты авылында урта мәктәпне тәмамлаган.

Әмма әти-әнисе кызның иҗади хыялын хупламыйлар, моны мавыгу дип кенә саныйлар, ә аларга каршы барып булмый. Өй эшләре – җыештыру, ашарга пешерү, бакчада эшләү буенча Энҗе әнисенең бердәнбер ярдәмчесе була.

– Әнием Сөембикә Шәйхетдин кызы бик тәмле пешерә иде, бигрәк тә татар ризыкларын. Мин аңардан өйрәнергә тырыштым, һәм бу күнекмәләр миңа киләчәктә дә кирәк булды. Артист булу теләгем икенче планга күчкәнлектән, мин кулинарияне сайларга булдым. Казанның унынчы кондитер училищесына укырга кердем, икмәк-булка әйберләре кондитеры һөнәрен алдым. 2005 елда Питрәч кулинариясендә эшли башладым, анда без икмәк, пироглар, өчпочмаклар һәм мәктәпләр өчен башка ризыклар пешерә идек, – дип сөйли ул.

Энҗе шул ук елны подстанциядә эшләгән булачак ире Евгений Козловны очрата. Аларның танышуы кызыклы килеп чыга: ул операциядән соң хастаханәдә ята, ә егетнең кулы сынган була. Беренче күрүдә үк алар арасында хисләр кабына, бер елдан соң пар өйләнешә. Козловлар гаиләсендә ике бала – Даниил һәм Эллина үсә. Малай унынчы, кыз – өченче сыйныфта укый. Беренче декрет ялыннан соң Энҗе Хәйдәровна азык-төлек кибетенә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр сәүдә өлкәсендә эшли.

– Безнең кибет юл буенда урнашкан, шуңа күрә сатып алучылар һәрвакыт күп, әмма миңа кешеләр белән эшләү ошый. Эш күп, товарларны урнаштырырга гына өлгер, шунда ук кассада клиентларны кабул итәргә кирәк. Көненә 12 сәгать аякта. Төрле характерлы кешеләр килә, тик, нигездә, халык яхшы, безнең кибеткә якындагы урамнардан, Осиновский бистәсеннән йөриләр һәм трассадан баручылар керә. Бу һөнәрне үзем сайладым, шуңа күрә бернинди зарланулар да юк, киресенчә, мин канәгать. Кешеләр белән аралашырга да, ял итәргә дә, чәй эчеп алырга да вакыт табабыз. Ике көн сменада, ике көн ял итәм. Өйдә балалар булыша, алар инде зурлар, минем таләпләремне беләләр. Үземне башка эштә күз алдына китерә алмыйм, сәүдә – ул минеке икәнен күптән аңладым. Ә балачак хыялы чынга ашмыйча калды, әмма без мөмкин булганча концертларга, спектакльләргә йөрибез, – дип сөйләде Энҗе Хәйдәровна.

Күп кенә сатып алучылар аны белә һәм аның турында яхшы фикердә генә.

– Безне Энҗе һәрвакыт елмаеп каршы ала. Ул әдәпле, барысын да аңлата, товар сайларга ярдәм итә. Чын профессионал, яхшы хезмәткәр, – ди Венера Хәсбиева.

– Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, бигрәк тә яшь хезмәттәшләренә. Мин аның белән инде ун елдан артык эшлим, бик хәрәкәтчән, сатып алучылар белән аралаша белә, беркайчан да тупаслык күрсәтми, бу безнең эштә төп критерийларның берсе. Энҗе Хәйдәровна кебек кеше белән эшләвемә шатмын, – ди хезмәттәше турында Алина Сорокина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса