Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Лилия Вәлиева: «Чәчәкләрне сирәк өзәм»

Розалар, лилияләр, петуниялар – Вәлиевлар бакчасында очрый торган иң популяр чәчәкләр

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Лилия Вәлиева чәчәк үстерү белән күптән мавыга, балачактан ук матурлыкка битараф булмый. Әмма моңа кадәр аның бакчасында мондый төрлелек булмаган. Ул бары тик георгиннар һәм гладиолуслар гына үсүен хәтерли. Ә бүген аның 15 сутый мәйданлы участогында төп территорияне чәчәкләр биләп тора.

Розалар, лилияләр, петуниялар – Вәлиевлар бакчасында очрый торган иң популяр чәчәкләр. Көзен аларга хризантема-мультифлора өстәлә. Әмма һәрберсенең берничә сорты бар. Алар берберсеннән бутонның купшылыгы, яфракларының формасы, чәчәкләре һәм төсләре белән аерылып тора. Шуңа күрә бакча бай һәм төрле төсле булып күренә. Һәрбер сортны карауның үз серләре бар. Башта бакчачы аларны китаплардан укып белгән, хәзер Интернетта өйрәнә.

– Петунияның төрле сортлары бар. Мәсәлән, тайдал. Аларга зур савытлар кирәк, кечкенәләрендә үсемлеккә тыгыз булачак. Ә изи вейв, шок вейв сериясендәге петунияга 12 литрлы чүлмәкләр дә ярый, – дип детальләр белән уртаклаша Лилия Галиәхмәтовна.

Иң сирәк үсемлекләрнең берсе – эустома. Аны хуҗабикә ноябрьдә үк чәчә, ә ул июльдә генә чәчәк ата башлый. Иң затлы чәчәкләр – розалар арасында пион формасындагы флорибунда бар. Өзеп алып, шуны үз бүлмәңә вазага куясы килә. – Мин чәчәкләрне бик сирәк өзәм, – ди хуҗабикә.

– Ботагы зарарланган булса гына. Роза бик озак чәчәк атып утыра. Беренчесе тәмамлангач, кипкән бутоннарын кисәм, аннары бераз соңрак алар икенче тапкыр чәчәк атачак. Миңа роза аспирин ошый, ул авыруларга да, черүгә дә, салкыннарга да чыдам. Чәчәкләр патшабикәсен тирән утыртырга кирәкми. Һәрбер үсемлекне утырту алдыннан туфракны җентекләп әзерләргә кирәк. Югыйсә, җир начар булса, бернәрсә дә үсмәячәк. Гортензия әче туфракны ярата, петунияне торфка утыртам, бераз ком өстим, – дип билгеләп үтә ул.

Аның ишегалды чәчәкләр белән генә түгел, ә талантлы ландшафт дизайнеры эшләгән кебек бизәлгән. Биек үсемлекләр җирдән тамыр җибәрсә, кыска үсүче үсемлекләр кашпода «яши». Асылмалы кресло-таганнар урнаштырылган, хәтта декоратив буа да бар.

Болар барысы да Вәлиевлар гаиләсе эше. Ире хатыны заказы буенча чәчәкләр өчен төрле конструкцияләр төзи, алар зур һәм кечкенә, киң һәм тар, рельефлы һәм шома булырга мөмкин, уллары исә территорияне тәртиптә тота, атнага бер тапкыр газонны чаба.

«Чыгып барганда, бу матурлыкка карыйм, җаным һәм тәнем белән ял итәм. Үсентеләрне дусларыма бирәм, эштә спорт мәктәбе территориясен бизибез. Узган ел оныгым 900 үсенте санаган иде, минемчә, быел да ким түгел».

Җәен хуҗабикәнең көне бик иртә башлана, ул иртәнге сәгать дүрт-биштә тора. Шулай итеп, бер-ике сәгать вакытын бакчага багышлый. Гадәттә, су сибә. Шул ук вакытта 14 метрлы теплица да игътибар таләп итә, анда помидор, кыяр, борыч һәм хәтта карбыз үсә. Бакчада шулай ук кара бөрлегән, кура җиләге, алма агачы үсә. Аннары ул эшкә җыена, Лилия Галиәхмәт кызы – спорт мәктәбенең кадрлар бүлеге белгече.

– Моның кадәр территориядә мин берүзем генә эшли алмас идем. Бөтен гаилә белән эшләгәндә генә, шундый нәтиҗәгә ирешәбез. Безнең өчен бакча, беседка – ачык һавада рәхәтләнеп ял итү урыны. Башта барыбыз бергә эшлибез, аннары ял итәбез, – дип нәтиҗә ясый Лилия Галиәхмәт кызы.


ФОТОРЕПОРТАЖ  ↓

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса