Питрәчле Рашат Сәйфетдинов: «Табигатьне сакларга кирәк һәм ул сезгә рәхмәтле булачак»
Ел саен июльнең икенче якшәмбесендә балыкчылар бәйрәме билгеләп үтелә, быел ул 14 июльгә туры килә
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Безнең илдә Балыкчы көне йөз елдан артык, 1920 елдан бирле билгеләп үтелә. Күп кенә питрәчлеләр дә балык тоту белән мавыга, аларның берсе – Рашат Сәйфетдинов. Рашат Хәйдәр улы Күн авылыннан. Балачакта балык тотарга яратмаган, вакыты да булмаган – җәен әти-әнисенә өй эшләре буенча ярдәм итәргә кирәк була. Хәер, малайлар белән кайчак чабак тотарга Мишәгә йөргән.
Ә чынлап торып бу шөгыль белән ул армиядән соң мавыга башлый. Сиксәненче еллар башында гаиләсе белән Питрәчкә күченә һәм Сельхозтехника оешмасында эшли башлый. Рашат Хәйдәр улы шофер да, слесарь да була. Аннары эретеп ябыштыручы һөнәренә өйрәнә, шуннан бирле үз тормышын бу эшкә багышлый.
– Мин мондагы егетләр белән таныштым һәм дуслаштым, – дип искә ала ул көннәрне һәвәскәр балыкчы. – Владимир Дарин, аның адашы Аверьянов һәм Александр Фомин кышкы ял көннәренең берсендә мине балык тотарга барырга күндерделәр. Володя Аверьянов миңа үз куллары белән ясалган кармак бүләк итте. Ул вакытта кармакларны күбесенчә үзләре ясаганнар, кибетләрдә сайлап алу мөмкинлеге аз булган. Мин бу көнне мәңге истә тотачакмын: үзем балыкчы кебек киенмәгән дә идем: гади чалбар, телогрейка, аякта «прощайка». Ләкин туңып өлгермәдем, яхшы чиртте, һәрвакыт хәрәкәттә булдым. Без Мишәдә, Лаеш районында утырдык. Корбан балыгы, густера, алабуга, шыртлака, чабак кебек балыклар тоттык. Мин канәгать калдым һәм бу шөгыль белән чынлап мавыга башладым. Өлкән «коллегалар» барлык нечкәлекләргә өйрәттеләр. Әкренләп кирәкяраклар, боз тишү җайланмасы, кием, кармаклар, мормышкалар сатып алдым. Безнең оешмадан ял көннәрендә кешеләрне йөртү өчен җиһазландырылган фургон ала идек. Балык тотарга теләүчеләр күп иде, машинага көчкә сыя идек. Беркем дә буш кайтмады. Тиздән без Камага судак, чуртан балыкларын тотарга бара башладык. Монда тагын да кызыграк, 15-20 метр тирәнлектән зур балыкны чыгару ни тора! Кыш көне боз астыннан эре чуртан, судаклар тотсак, җәй көне көймәдә корбан һәм сазан балыклары тотабыз.
Рашат Хәйдәр улы балык өчен җимлек ясарга өйрәнгән, сы балыкны ничек табарга һәм тотарга, кайчан нинди техника кулланырга икәнен белә. Барысы да тәҗрибә белән килә. Уңышсыз вакытлар да була. Узган кышта Камада аңа зур балык эләгә, ләкин ул аны чыгара алмый – кармак җебе өзелә, балыкчы егыла һәм аягын авырттыра.
«Минем рекорд – кышын 2 килограмм 800 граммлы чуртан, җәен – 6 килограмм 200 граммлы сазан».
– Минем өчен балык тоту, беренче чиратта – ял итү. Дусларым белән аралашудан, яр буенда төн кунудан, кояшның беренче нурлары белән торудан, иртәнге таңнан, кичке кояш баюдан ләззәт алам, болар барысы да әйтеп бетергесез матурлык. Мин инде Каманың күп кенә урыннарында булдым, кышын кар машиналарында, җәй көне моторлы көймәләрдә барам. Шулай ук безнең Мишә, Щучье һәм Стрелка күлләрен дә онытмыйбыз. Бервакыт дусларым белән Стрелка елгасының ярларын чүп-чардан чистарттык, безгә волонтерлар ярдәм итте. Ял итүчеләрнең үзләреннән соң чүп-чар калдырмауларын сорар идем, чөнки сездән соң бирегә башка кешеләр киләчәк. Балык әзәя, бигрәк тә Мишәдә, кайберәүләр тыелган җиһазлар куллана. Табигатьне сакларга кирәк, һәм ул сезгә рәхмәтле булачак, – дип сүзен тәмамлый безнең герой.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа