Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Роза Насыбуллина: “Мин укучыларга һәм укытучыларга перспектива ачарга тырыштым”

45 ел ул математика укытучысы, методика кабинеты мөдире һәм РОНО методисты булып эшләгән

Роза Насыйбуллина төгәл фәнгә булган мәхәббәтен укучыларына җиткерә. Ленино-Кокушкино мәктәбендә. / Фото шәхси архивтан

Мәктәп елларында ук аңа син укытучы булырсың диләр , ә институтта инде абруйлы шәхес булачаксың, дип юрыйлар. Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Роза Насыйбуллинаның укучылары арасында танылган инженерлар, укытучылар, табиблар, офицерлар, икътисадчылар бар. Ул методист булып эшләгәндә районда югары категорияле укытучылар саны 2дән 78гә кадәр арткан.

ӨЧ ЧЕМОДАННАН АРТЫК КИТАП

Кыз балачактан ук укытучы хезмәтенең никадәр авыр булуын күреп үскән – аның әтиәнисе Рифкат Әүхәди улы һәм Галия Абдрахман кызы мәктәптә эшләгәннәр. Алдагы буыннарда да укытучылар, карт бабасы земство мәктәбе директоры булган. Роза педагог булырга теләми, журналист яки агроном булырга хыяллана, “Тимирязевка”га укырга керергә тели. Ләкин педагогик сәләтләр үзеннән-үзе ачыла. Сыйныфташлары аннан өй эшләрен күчертүне сорый, ләкин кыз аларга: “Әйдәгез, бергәләп чишик, мин сезне өйрәтермен”, дип тәкъдим итә торган була.

Җиде бала арасында иң өлкәне булгач, бөтен йорт хуҗалыгы эшләре дә аның өстендә: ашарга пешерү, җыештыру, кер юу, ишегалдын себерү, утын кисү. Һәм шуңа да карамастан, кыз яхшы укый. Кечкенәләр авырса, дәресләрне күп калдырырга туры килә аңа, аннары төннәрен укыйукый, сыйныфташларын куып җитә торган була. 

Физматны аңа әтисе тәкъдим итә, рус теле начаррак булганга Мәскәү югары уку йортларына керү шанслары юк, дип аңлата. Казанда да авыл кызына укуның беренче ярты елы бик авыр бирелә: мәсәлән, “смежные углы” урынына ул “снежные углы” дип ишетә. Ләкин аннары табигый сәләтләр һәм холык үзенекен ала.

Педагог хезмәтен ул 1966 елда Ленино-Кокушкино мәктәбендә башлый. – Дүрт фанер чемодан күтәреп килдем, шуларның өч чемоданнан артыгы китаплар иде. Әле дә хәтерлим, журналымны ике куллап кочакладым да беренче дәресемә “Нәрсәләр генә булыр икән?” дип борчылып кереп киттем. Ләкин укытучыны басып сәламләгән балаларны күргәч, тынычландым. 5 “б”дагы балалар белән без әлегә кадәр дус һәм еш очрашабыз – аларга да инде 70 яшь.

“ЮЛБАРЫСЛАРНЫ БУЙСЫНДЫРУЧЫ”

Ничек кенә сәер булмасын, мәктәптә яңа укытучыдан математикадан бигрәк бию түгәрәге эшләре ничек баруы белән кызыксынганнар. Шулай да ул акрынлап нәкъ менә профессионал буларак абруй казана, дәресләргә ныклап әзерләнә, укучыларны үз предметы белән мавыктыра белә. – Минем сыйныфларым барысы да яхшы иде! Бары тик ике сыйныфта гына проблемалар булды. Берсеннән берничә укытучы: “Мин алар белән эшләмәячәкмен!” – дип баш тарткан. Мине җибәрделәр, башта елап кайтырмын, дип уйлаган идем. Ә мин аларның җаен таптым, барысын да дәрестән соң контроль эшләр чишәргә калырга да мәҗбүр иттем. Аннары бер мәзәк хәл турында сөйләдем: “Авылга цирк килгән, юлбарысларны буйсындыручы хатын чыгыш ясаганда, башын ерткычның авызына куя. Барысы да сискәнеп китәләр – хәзер ул аны ашаячак! Акыллы бабай: “Юлбарыс ашамый аны – ул сигез ел коррекция мәктәбендә эшләгән!” – дип әйткән. Көлделәр! Ләкин моның белән нәрсә әйтергә теләгәнемне аңладылар! Миңа кайчан әрләргә, кайчан шаяртырга кирәклеген әйтерсең лә Аллаһ үзе сиздереп торды. Малайлар әле миңа гашыйк та булгалады. Ә кайсылары мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.

УКУЧЫ ӨЧЕН ПЕРСПЕКТИВА

Роза Рифкатовна балаларны хөрмәт итәргә, аларга җитди карарга кирәк дип саный. Аларны яхшылыкка өйрәтергә һәм перспектива ачарга.

Сыйныфка яхшы күңелле һәм тырыш кыз килде, әмма математикадан “өчле”гә укый. Укытучы аңа “дүртле” куя, ләкин билгене арттырып куюын әйтә, бу дүртлене аклар өчен тырышырга куша. Укучы чыннан да тырыша – укуда да, тормышта да, хәзер Казанда югары постларда эшли.

– Бер кызның тормыш хәле катлаулы иде, ләкин ул бик тырышты, отличник булды. Һәм кинәт география укытучысы аңа "дүртле" куйды. Мин аңа туп-туры әйттем: “Акылдан яздыңмы әллә? Аның табелендә гомумән “дүртле” юк! Ул медальгә бара!” дидем. Географ акланып: “Мин бу турыда белмәдем!” диде. “Үзеңнең укучыларыңны белергә кирәк! Дәрестән соң алып кал, тагын бер тапкыр сора. Ул барысын да белә!” дидем. Кыз хәзер Казанда яши, төзелеш уку йортын тәмамлады, тормышы яхшы.

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН ПЕРСПЕКТИВА

Роза Насыйбуллина РОНОга күчкәч, үз алдына югары категорияле укытучыларны күбрәк әзерләү бурычын куя. Ул эшли башлаганда район мәктәпләрендә алар нибары икәү генә була. Ә ул пенсиягә чыкканда – 78. Бу гаять зур хезмәт нәтиҗәсе, методист өметле укытучыларны сабырлык белән үстерә, республика дәрәҗәсендәге семинарлар үткәрә, мәгарифне үстерү институты белән тыгыз хезмәттәшлек итә, университеттан белгечләр чакыра.

– Укытучыларыбыз бик әйбәт, аларга кешелекле караш кирәк. Безнең һөнәрдә белем генә аз, бар күңелеңне биреп, ялкауланмыйча эшләү кирәк. Ә кайчакта укытучылар яклауга да мохтаҗ. Мондый хәлләр дә булды: мин укытучыны югары категориягә тартам, ә директор белән завуч каршы: “Әйдәгез, ашыкмыйк! Безнең аның белән мөнәсәбәтләр катлаулы!” диләр. Ә мин: “Белмим, ничек булыр, бәлки сезне эштән алырлар, бәлки ул китәр. Ләкин ул китсә дә, югары категория белән китсен!” дидем.

ИҢ ЯХШЫ МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫ

Туры сөйләм:

– Мин эшкә беркайчан да көн узсынга гына йөрмәдем. Һәр көн ниндидер яңалык, эзләнүләр, ачышлар белән үтә иде.

– Минем девизым – яхшылык эшләү булды. Укытучыларга да мин яхшы мөнәсәбәттә идем. Аларга ярдәм итәргә тырыштым. Дәрестә нидер барып чыкмаганын күрсәм дә, укытучы янына барып: "Алай ярамый! Әйдә, тырышып кара! Яхшырак әзерлән!" дидем. Беркайчан да справкалар язып утырмадым – бу берни дә бирми. Укытучы белән дә, укучылар белән дә перспективага эшләргә, бераз юл күрсәтергә һәм яхшы сүз белән ярдәм итәргә кирәк. Шелтәләүгә караганда, яхшы мөнәсәбәт һәм хөрмәт белән күбрәккә ирешергә мөмкин дип саныйм.

– Безнең Совет белеме, әлбәттә, иң яхшысы иде. Ныклы белем бирделәр. БДИда “әйе-юк” дип җавап сайлап утыру – бу инде белем түгел. Һәм югары белем алуда “бакалавриат-магистратура” системасы да дөрес түгел. Бердәм 5 еллык укуга кайтырга кирәк. Безнең илдә нәрсә генә булмады. Һәм бу да узачак.

Р.Р.Насыйбуллинаның хезмәт юлы:

  • 1966-1979 елларда – Ленино-Кокушкино мәктәбендә математика укытучысы;
  • 1979-1987 еллар – Питрәч коррекция мәктәбендә тәрбияче һәм укытучы;
  • 1987-1994 еллар – Ленино-Кокушкино мәктәбендә математика укытучысы;
  • 1994-2001 елларда – Биектау районында методик кабинет мөдире;
  • 2001-2013 елларда – методкабинет мөдире вазыйфаларын башкаручы, аннары Питрәч районында методист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса