Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле сабыннан чәчәк бәйләмнәре, шәмнәр, бизәнү әйберләре ясый

Моңа үзе интернет аша һәм мастерклассларда өйрәнә.

Гильдеево авылыннан Илзирә Уразова сабыннан роза рәвешендә чәчәк бәйләмнәре һәм декоратив шәмнәр ясый. Дүрт бала анасы декретта булганда гадәти булмаган эш белән мавыга башлый. Моңа үзе интернет аша һәм мастерклассларда өйрәнә.

– Шәмнәр эретү, букетлар ясау алай ук күп вакытны алмый. Иң мөһиме – илһам килсен, шул чакта барысы да тиз һәм матур килеп чыга, – ди үзмәшгуль хатын-кыз.

Моннан тыш, ул лаванда җыя, аны киптерә һәм кечкенә махсус капчыкларга салып, табигый ароматизаторлар әзерли.

Яңа Шигали авылыннан Диләрә Галимова үз куллары белән беләзек, балдак, чокер, алка ясау белән шөгыльләнә. Алар аның йөздән артык инде. Параллель рәвештә бизәнү әйберләре дизайнерына укый. Эшләү өчен башта барлык кирәкле әйберләрне – асма бизәкләр, кулоннар, замоклар, чылбырлар сатып ала. Аннары боларның барысы да өйдә кулдан җыела. Күп әйберләр табигый ташлардан эшләнгән.

– Һәр ташның үз мәгънәсе бар. Кемдер аларга үзләрен саклау чарасы, амулет сыйфатында карый, кемдер үзенең йолдызлыгы билгесе буенча сайлый, бу булачак хуҗабикә өчен тылсымлы үзлекләрне арттыра, – дип билгели ул.

Бер бизәккә бер сәгать чамасы вакыт китә, ә менә эскизга, идея тудыру өчен бер көн һәм хәтта бер атна вакыт кирәк булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса