Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчле Вениамин Молчанов: “Үзең яшәгән район яңалыкларын белергә кирәк”

Хәзер газетаны редакция шоферы атна саен аның кулына тапшыра.

Тугыз ел элек Вениамин Молчанов Казанда яшәгән балаларына якынрак булу өчен Питрәчкә күченеп килгән. Район белән танышу, аның ничек яшәвен, кешеләрен белер өчен шунда ук “Вперед” газетасын яздырып ала башлаган.

– Мин бит хәзер Питрәч районында яшим, шуңа күрә район яңалыкларын белергә тиеш, – диде Вениамин Сергеевич. – Газетаның беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр укып чыгам. Кеше тормышлары турында укырга яратам, төрле вакыйгаларның нечкәлекләрен белү кызык.

Элек газетаны аңа почта тартмасына салганнар, ләкин быел почтальон эштән киткән. Нәкъ шул вакытта ул газетада, газета алуда кыенлыклар булса, редакция ярдәм итәчәк, дигән язманы күрә. Ул күрсәтелгән телефонга шалтыратып, үзенең хәлен сөйли. Хәзер газетаны редакция шоферы атна саен аның кулына тапшыра.

– Мин бик канәгать. Инесса Егорова газетаны һәрвакыт вакытында алып килә. Җомга көнне төшкә кадәр аның киләчәген белеп торам, – ди ул.

Кадерле укучыларыбыз! Әгәр сезнең участокта хат ташучы юк икән һәм сез район газетасының яңа санын алмыйча каласыз икән, без сезгә ярдәм итәрбез, мөмкин булганча, газетаны сезгә үзебез китереп бирәчәкбез. Киләсе яртыеллыкка газетага язылыр өчен редакциягә 89178878285 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса