Питрәчле хәрби операция зонасына җибәреләчәк коры ашлар өчен киптерелгән яшелчәләр җыя
Ярдәмчеләр табылса, ул бик шат булачак
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Кайбер питрәчлеләр Казан хәйрия берләшмәләре составында волонтерлык белән шөгыльләнә. Питрәчтән социаль хезмәткәр, йога буенча инструктор Розалия Путинцева Казанның “Матрешка” клубында тора, анда катнашучылар мохтаҗларны ашата, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итә, махсус хәрби операция зонасына посылкалар җибәрә.
- Илледән узгач, тормышның мәгънәсе һәм бу дөньяга нинди файда китерә алуың турында уйлый башлыйсың. Шундый уйланулар мине хәзерге шөгылемә китерде дә инде, – диде ул.
Киптерелгән үләннәрне җыюлары турында белгәч, Розалия Равильевна башта укроп, аннары кура җиләге, карлыган яфраклары илтә. Хәзер ташкабак белән борычка тотынган. Үләннәрне дә, яшелчәләрне дә чи килеш эшкәртә, юа, борычларны телемнәргә кисә, ташкабакларны эре угычтан уа һәм согын сыга, аннары аларны кичтән иртәнгә кадәр киптергечкә сала. Аңа бу эштә ире Алексей ярдәм итә.
Җайлы гына эшлиләр, ә запаслар бетә. Шуңа күрә авыл чаты аша Путинцевлар битараф булмаганнардан бу ике төр яшелчәне сорап мөрәҗәгать итәләр, аларның ни өчен кирәклеген аңлаталар. Кешеләр ташкабак, борыч кына түгел, бәрәңге, кабак, чөгендер, яшел тәмләткеч үләннәр дә китерә башлыйлар.
Гаилә үз уңышын кызганмаган питрәчлеләргә һәм күрше Күн авылында яшәүчеләргә рәхмәт белдерә, алар арасында Марина һәм Владимир Аксеновлар, Елена һәм Владимир Сметаниннар, Елена Гордеева, Фирүзә Фәсхетдинова, Анастасия Камалова, Анастасия һәм Анатолий Поповлар, Айгөл һәм Айдар Мифтиевлар, Татьяна һәм Данил Хәйретдиновлар, Светлана һәм Виктор Балабановлар, Мелиораторов урамыннан Сания апа бар. Яртысын шәһәргә нәкъ менә шушы яшелчәләрне киптерүчеләргә илткәннәр. Икенче өлешен үзләре әзерләячәкләр.
– Мондый җавап илһамландыра. Чатта язганда, мондый хуплау булыр дип уйламаган идем, мин тирәюньдәгеләрнең мәрхәмәтенә һәм юмартлыгына сокланам, – ди Розалия Равильевна.
Хәзер ул чәй өчен киптерелгән үләннәр: җиләк яфраклары, мелиса, мәтрүшкә, чабрец, бөтнек һәм башкаларны җыя. Шулай ук өйдә киптергечләре булганнардан ярдәм кирәк. Аның белән 89991575179 телефоны буенча элемтәгә керергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа