Питрәчле хәрби хезмәткә контрактка кул куйган
Тиздән ул махсус хәрби операция зонасына китә
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Андрейга 30 яшь, ул Кәвәл авылында Зоя һәм Анатолий Саликиевларның хезмәт сөючән һәм нык гаиләсендә туып үскән. Ленино-Кокушкинода укып һөнәр алгач, армиядә хезмәт иткән. Вакытлы хезмәтне Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Абхазия территориясендәге хәрби базасында узган, отделение командиры булган. Андрейның үз гаиләсе: хатыны һәм ике баласы бар, улына тиздән дүрт яшь була, кызына бер яшь тулган. Моңа кадәр ул төзәтү колониясендә эшләгән.
Контрактка кул куярга теләүчеләрнең күбесе кебек үк, Андрей да, беренче чиратта, район хәрби комиссариатына килгән.
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
- Монда мине яхшы каршы алдылар. Мин үземне кызыксындырган барлык сорауларны бирдем. Башта якыннарым белән сөйләшергә киңәш иттеләр. Аннары медосмотрга озата бардылар, мин аны бик тиз, чиратсыз үттем, сәламәтлегемнән дә зарланмыйм. Бүген контрактка кул куям, - дип сөйләде ул безгә.
Безнең ничек шундый мөһим адым ясарга батырчылык иттең дигән сорауга гади генә итеп: «Ә мин булмасам, кем?» дип җавап бирде.
- Илне якларга кирәк. Югыйсә, бу алга таба да дәвам итәчәк, – ди Андрей. - Күп кенә егетләр хәзер контрактка төзеп СВОга китә. Һәркем, әлбәттә, үзе хәл итә. Бу менә минем карар. Беркем дә, беркемне дә бу мәсьәләдә күндерә яки мәҗбүр итә алмый, – дип саный ул.
Якыннары өчен аның махсус операциягә китү нияте көтелмәгән хәбәр була.
- Тормыш иптәшем үгетләде, әмма ахырда ризалашты, үзең хәл ит диде. Әти-әнием әле дә мине калырга күндерү өметләрен өзми бугай, кичә дә килделәр. Мин аларны аңлыйм, әти-әниләр һәрвакыт үз балалары өчен борчыла инде алар. Мин армиягә киткәндә дә, яңа эшкә урнашканда да борчылдылар. Вакыт узу белән килешерләр, тынычланырлар дип уйлыйм. Ә иң куркынычы... Иң куркынычы бит теләсә кайда һәм теләсә кайчан булырга мөмкин. Кемгә ничек язган. Монысын без хәл итмибез, - ди Андрей һәм әңгәмәне мондый күңелсез нотада тәмамламас өчен теманы үзгәртә. – Мин - безнең нәселдә хәзер хезмәткә китә ала торган бердәнбер ир-ат. Тирә-юнемдә гел кызлар гына, бертуган апам бар, хәтта барлык туганнан туганнарым да кызлар гына. Мин бармасам, кем барсын анда, - дип елмая ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа