Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлегә мактаулы исем бирелде

Рушания Гыйззәтуллинаны шәхсән Рөстәм Миңнеханов котлады

Фото: rais.tatarstan.ru

“Казан-Экспо”да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кабул итүе узды, анда Татар Тау Иле авылыннан Рушания Гыйззәтуллинаны “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” исеме бирелү уңаеннан хөрмәтләделәр.

Рушания Рамазан кызының тормышының күп өлеше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Аның бу тармакта эш стажы 36 ел тәшкил итә. Ул хезмәт юлын заводта башлаган, төзелештә дәвам иткән, 1988 елда Нариманов исемендәге колхозда терлекчелек цехына урнашкан. Бүгенге көндә “Ак Барс Питрәч” хуҗалыгында бозау караучы булып эшли.

Предприятиедә эшләрнең күбесе механикалаштырылган булуга карамастан, кайбер эшләрне кулдан башкарырга туры килә. Бозау карау җиңел эш түгел. Иң авыры – хайванны туганнан алып өч айга кадәр үстерү. Кечкенә бозаулар әле бик зәгыйфь, алар әле көч җыя гына башлыйлар, авырырга мөмкиннәр. Бозау караучы ветеринария табибына вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, яңа туган бозауларны дөрес карарга, аларны ничек эчертергә һәм ашатырга икәнен белергә тиеш. Кыенлыклар күп, ләкин Рушания Рамазан кызы алардан курыкмый, шуңа күрә аңа яңа туган хайваннарны ышанып тапшыралар.

Тормыш тәҗрибәсе һәм тирән күпкырлы һөнәри белемнәре аңа яхшы остаз булырга мөмкинлек бирә. Озак вакыт дәвамында Рушания Гыйззәтуллина үзенең тәҗрибәсен яшь хезмәттәшләренә тапшыра. Аның үз һөнәренә бирелгәнлеге, шәхси вакытын кызганмыйча тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзерлеге предприятие белгечләренең актив һөнәри үсешенә ярдәм итә.

Рушания Рамазан кызының кул астындагылар Әлфия Мәрданова һәм Фирүзә Николаевага “2 класслы терлекчелек мастеры” исеме бирелде. Алар үз вазыйфаларын лаеклы, югары дәрәҗәдә башкаралар һәм предприятие үсешенә өлеш кертәләр.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте, югары җитештерү күрсәткечләре, игелекле һәм авыр авыл хезмәтенә тугрылыгы өчен Рушания Гыйззәтуллина Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса