Питрәчлеләр интернет кирәк булган авыллар өчен тавыш бирә ала
Ике ысул белән тавыш биреп була
Югары тизлекле мобиль интернет кертеләчәк торак пунктлар өчен тавыш бирү башланды. Ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы.
Әлеге проектта 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авыллар катнаша. Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын тормышка ашырганда 5 меңгә якын торак пункт, шул исәптән 4 меңе тавыш бирү ярдәмендә югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин ителәчәк. Дүрт ел эчендә анда 2,5 млн кеше катнашкан.
Ике ысул белән тавыш биреп була. Беренчедән, «Дәүләт хезмәтләре» порталында махсус сервис ачылган. Моннан тыш, Цифрлы үсеш министрлыгына мөрәҗәгать җибәрергә була. Хатны берьюлы берничә кеше имзалый ала – һәр тавыш исәпкә алына.
Кәгазь хат юллау өчен адрес: 123112, Мәскәү, Пресненская яр буе., 10 йорт, 2 корылма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа