Питрәчлеләр юлда куркынычсызлык һәм ышанычлылык принциплары турында сөйләделәр
Бүген Автомобильчеләр көне билгеләп үтелә
Һәр һөнәрдә үз эшенең чын осталары була, алардан күпләр үрнәк ала, тәҗрибә туплый. Юл – сәяхәтләр романтикасы гына түгел. Юл – ул океан яки космос кебек үк куркыныч һәм җаваплы. Ул да үзенә хөрмәт таләп итә. Юлда куркынычсызлык һәм ышанычлылык принциплары турында Иван Цыганов һәм Рөстәм Вәлитов сөйләде.
ИВАН ЦЫГАНОВ: “ОЗАК ЯШИСЕҢ КИЛСӘ, ЮЛДА ЮЛ КУЯРГА ӨЙРӘН”
Фото шәхси архивтан
Иван Николаевич 45 ел “Татколхозстрой” трестында һәм аны алыштырган төрле оешмаларда шофер булып эшләгән һәм бер тапкыр да юл-транспорт һәлакәтенә очрамаган, юлда ватылып та калмаган. Әлбәттә, ул баштан ук зур йөк машинасы йөртүчесе булмаган. Тумышы белән Керәшен Сәрдәсеннән, авыл мәктәбен тәмамлагач, армиягә кадәр тракторчы булып эшләгән. “Заря” колхозында эшләү белән параллель рәвештә ул машина йөртүче булырга укып чыга һәм 1977 елда “Татколхозстрой” трестына килә, анда 2018 елга кадәр эшли. Оешма формасын да, атамасын да берничә тапкыр үзгәртә: МСО, СМУ, “Питрәч-строй-сервис” һәм башка исемнәр дә йөртә, ә машина йөртүче Иван Цыганов аның барлык җитәкчеләре өчен дә яхшылар исәбендә була.
– Үзең яхшы эшләсәң, җитәкче беркайчан да начар булмый, – дип сөйли Иван Цыганов. – Алар барысы да мине белә иде, барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә булдым. Трест районда фермалар, ашлык саклау урыннары, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзеде. Күп торак йортлар җиткерде. Машина йөртүчеләрнең бурычы – төзелеш материалларын вакытында китерү. Мари Эльдән силикат кирпеч, Казаннан ЖБИ ташыдык. Ә элек юллар юк иде, яңгыр яуса, беркая да кереп булмый. Ләкин без барысын да булдырып чыктык, тырыштык.
Яшь машина йөртүченең беренче машинасы – ЗИЛ-157 була. Ике елдан соң ул таулар һәм далалар аша Грузиядән “Колхида” йөк машинасын үзе йөртеп алып кайта – бу инде йоклау өчен махсус урыны булган, ерак рейсларга йөри торган машина була. Ә аннары “КамАЗ”га күчә. Иван Цыганов эшләү дәверендә дүрт яңа “КамАЗ” алыштырган, алар белән Россия юллары буйлап йөргән.
– Бигрәк тә 90 нчы елларда ерак рейсларга йөрергә туры килде, – дип искә ала ул. – Чиләбедән, хәтта Төмәннән дә шифер, цемент ташый идек. Мәскәүдән – вакланган полиэтилен алып кайттык. Машина озак хезмәт итсен һәм юлда сынатмасын өчен – аны һәрчак карап торырга кирәк. Машина заводтан кайткач, эксплуатация буенча кулланмада иң беренче итеп – вакытында техник хезмәт күрсәтегез, вакытында майны алыштырыгыз, узелларны һәм агрегатларны майлагыз, дип язылган. Завод таләп иткәнне эшлә – һәм машина да сынатмас.
Юл – юл инде ул. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин – бөкеләр, салкыннар, кар көртләре. Машина йөртүченең үзе белән барлык кирәкле әйберләре булуын хатыны Ольга кайгырта торган була. Ул ашаргаэчәргә, җылы киемнәр әзерли, ә салкында – дубленка һәм унтылар тыга. Өйгә кайтканын көтеп тора. Шофер тизрәк кайтып җитсен өчен, ул нишләргә тиеш?
– Барысын да исәпкә алырга кирәк, ашыгырга ярамый, кышын бигрәк тә. Каршыга килүчегә юл бир – бу беренче кагыйдә, бу алтын кагыйдә. Ул узып китә, ул ашыга – юл бирсәң яхшырак, шул чакта озаграк яшәрсең.
Хәзер Иван Цыганов пенсиядә, гомере буе машина йөрткән кеше ялын да, буш вакытын да руль артында уздыра. Гаилә сәяхәт итәргә ярата, ләкин поездны, самолетны хәрәкәт итү чарасы буларак танымый. 80 нче еллардан башлап алар “москвич”ка, ә соңрак “жигули”га утырганнар һәм урманга гөмбә, җиләк җыярга йөргәннәр. Хәзер үзләренең механик коробкалы ышанычлы RAV-4 машиналары аларны Кырымга, Казахстанга, Нальчикка алып бара. Аларның хыяллары чынга ашкан, Цыгановлар инде Эльбруска ике тапкыр менгәннәр.
РӨСТӘМ ВӘЛИТОВ: “ЮЛДА АШЫГУЧЫЛАРНЫ ҮТКӘРЕП ҖИБӘРҮЕҢ ЯХШЫРАК”
Фото шәхси архивтан
Кечкенә малай әтисенең тезенә утыра да, рульне әйләндерә һәм: “Мин синең кебек шофер булам”, – ди. Бу малай Рөстәм Вәлитов, ә әтисе – Вазыйх Сәлим улы аның остазы.
Аның балачак хыялы тормышка аша. Бүген ул утыз елдан артык стажы булган тәҗрибәле машина йөртүче. Хәрби комиссариат юлламасы белән укып чыккач, кирәкле белгечлек алган, шуңа күрә армиядә дә машина йөртүче булып хезмәт иткән.
Рөстәм Вазыйхович Казанның транспорт компаниясендә эшли, Питрәчтә яши, атнаның биш көнен командировкада үткәрә. Элек бензовоз белән идарә иткән, хәзер – газ ташу машинасында. Россиянең төрле төбәкләрендәге ягулык салу станцияләренә газ ташый – Владимир, Мәскәү, Самара, Пенза һәм башка өлкәләр, әлбәттә, Татарстан. Ягулык материаллары куркыныч йөккә керә, бу аңардан зур җаваплылык таләп итә.
– Транспорт инспекциясе белән килешенгән катгый маршрут буенча барам. Үзең теләгән барлык юллар буйлап йөрергә ярамый, – ди ул. Гадәттә коллективта кеше берберсе белән мөнәсәбәтләрен җайлый, ә машина йөртүче – техника белән.
“ГАЗ-53”, “ГАЗ-52”, “КамАЗ”, “Скания” – бу Рөстәм Вәлитов йөргән автомобильләр, рейста чакта ватылмасын өчен ул аларның барысын да карап, тәртипләп торган.
Аның һөнәрендә А ноктасыннан Б ноктасына билгеләнгән сәгатьтә килеп, шулай ук соңга калмыйча кире кайтырга кирәк. Машина йөртүче шулай эшли дә. Бу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәү нәтиҗәсе, дип саный. Ләкин юлда машина йөртүчеләр күп, һәм һәркемнең үз манерасы бар. Рөстәм Вазыйхович “шахмат тәртибендә” бер яктан икенче якка, саксыз йөрүчеләрдән кача.
– Юлда ашыгучыларны үткәреп җибәрүең хәерле, – ди ерак юлга йөрүче шофер. Бәласеннән башаяк, юл һәлакәтләреннән Ходай сакласын.
Машина йөртүче үзен юлда бик сак тота, аңа һәрчак яхшы юлдашлар гына очрый. Юлда йөрүчеләр арасында “Кешеләргә яхшылык эшлә, һәм ул сиңа әйләнеп кайтачак”, дигән әйтем бар.
– Пенза өлкәсендә мин яшь кешене бер торак пункттан икенчесенә утыртып алып бардым. Таныштык. Ул теш технигы булып чыкты. Күпмедер вакыттан соң башка еракка йөрүче шоферлар белән шул юл аша узганда, берсенең теше сызлый башлады. Мин күптән түгел танышкан юлдашымны искә төшердем һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул аның тешен дәвалады, – дип сөйләде питрәчле.
Кагыйдәләрне бозмаганнарга карата Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрендә дә сорау тумый. Рөстәм Вәлитовны документларны стандарт тикшерү өчен генә туктаталар. Еш кына ерак араларга йөрүчегә термостан кайнар чәй тәкъдим итәләр, ә саубуллашканда юлда уңышлар телиләр. Иң тәмле чәй аны өендә көтә. Аның кайтуы хатыны Лилия өчен һәрвакыт бәйрәм, шуңа күрә ирен бәйрәм өстәле белән каршы ала. Ир белән хатын 33 ел бергә, ул һәм кыз үстергәннәр – икесе дә югары уку йортын тәмамлаганнар, уллары – программист, кызлары – банкир. Рөстәм Вазыйхович та үз балаларын әтисе кебек машина йөртергә өйрәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа