Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр салымнарны нинди ысул белән түли ала

Берничә ысул белән уртаклашабыз

2 декабрьгә кадәр күчемсез милке, җире һәм транспорт чаралары булган һәркем алар өчен салым түләргә тиеш.

Әгәр питрәчлеләрнең мәҗбүри түләүләр белән бәйле кыенлыклары булса, безнең районда мөрәҗәгать итәр өчен салым инспекциясе бүлеге юк, Казанга, 6 нчы номерлы салым инспекциясенә барырга кирәк, ул Даурия урамы, 35 йорт адресы буенча урнашкан. Шуңа күрә Яңа Шигали, Көек һәм Питрәчтә мобиль офислар эшләде.

Эшне “Царево” торак комплексыннан башладылар. Теләүчеләрне идарәче компаниянең кечкенә генә бинасында кабул иттеләр. Кешеләр күп иде, ләкин беркем дә чиратта озак тормады. Аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү уртача биш-ун минут вакыт алды. Күбесенә өй адресына салым хәбәрнамәләре килмәгән, алар шуны кәгазьгә бастыру өчен килгән иде.

– Фатир һәм машина өчен түләргә кирәк, сайт аша моны эшләп булмый. Документны кәгазьдә бастырып бирүләрен телим, – дип уртаклашты Людмила Мулюкова.

Регина Нәбиуллинада да шундый ук проблема:

– Мобиль офис – бу бик уңайлы, чөнки телефоннан шалтыратып та эләгеп булмый, бездә салым хезмәте юк, шәһәрдә генә. Бәлки, ташламалар турында сорашырмын, – ди ул.

Татарстанда хәбәрнамәләрне сентябрь-октябрь айларында җибәргәннәр. Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетлары булганнарга документ электрон рәвештә килгән. Калганнар аларны кәгазь вариантта алган. Әмма бу этапта кайберәүләрдә каршылыклар килеп чыга. Без барыбыз да, күбесенчә җаваплы гражданнар буларак, салымны тизрәк түләргә һәм тагын бер ел тыныч күңел белән яшәргә телибез. Әмма кайбер очракта онытып та җибәрәбез, шәхси кабинетыңа кереп, дәүләткә күпме бурычлы булуыбызны карарга җыенасың, ә барып чыкмый – парольне хәтерләмибез.

Хәбәрнамәне почта тартмасына китерергә инде соң, декабрь җиткән, 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый. Әгәр бурычлы түләүне тагы да озакка сузса, эш судка кадәр барып җитәргә мөмкин. Нәрсә эшләргә?

– Әгәр сезнең күчемсез милкегез яки транспортыгыз булса, ләкин 2023 ел өчен салым хәбәрнамәсе алмаган булсагыз һәм шул ук вакытта салым түләүдән азат итә торган ташламаларыгыз булмаса, якын арада салым органнарына мөрәҗәгать итегез. Сезгә хәбәрнамәләрне бастырып бирәчәкләр, яисә шәхси кабинетның паролен алырга һәм яңартырга ярдәм итәчәкләр. Анда сез үзегезнең күчемсез һәм күчемле мөлкәтегезне, салым хисабын күрә алачаксыз, салым түләүләрен һәм бурычларыгызны түли алачаксыз. Шулай ук ярдәм сорап күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итәргә була, анда хәбәрнамәләрне бастырачаклар, – дип сөйләде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 6 нчы районара инспекциясенең 2 нче номерлы камераль тикшерүләр бүлеге башлыгы Ольга Назарова.

Шуны белү мөһим, әгәр сезнең салымнар күләме 300 сумнан кимрәк булса, сезгә кәгазьдә бастырылган хәбәрнамәләр җибәрмәячәкләр.


Сорау-җавап

– Салымнарны нинди ысул белән түләп була?

– “Салымнар һәм пошлиналар түләү” сервисы ярдәмендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында, бердәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта. Банк картасы реквизитларын кертергә яки Россия Федераль салым хезмәтенең бер банк-партнеры сервисыннан файдаланырга, шул исәптән куар-код буенча яки хәбәрнамәдә күрсәтелгән түләү штрихы буенча. Шулай ук банкта, почтада яки күп функцияле үзәктә комиссиясез түләргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса